“Электрон хезмәт кенәгәләре кайчан әйләнешкә кертеләчәк?” – дип кызыксына Тәтештә яшәүче
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»). “Электрон хезмәт кенәгәләре кайчан әйләнешкә кертеләчәк?” – дип кызыксына Тәтештә яшәүче
Гүзәл Ф.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
“2020 елның 1 гыйнварыннан Федераль канун гамәлдә, анда Россия Федерациясе Хезмәт кенәгәсенә үзгәрешләр кертелде.
Кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсенә альтернатив барлыкка килде.
Оешмалар хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны пенсия фондына тапшырачак, алар әлеге мәгълүматны үз ресурсларында саклаячак.
Берьюлы ике урында хезмәт куйганда башка эш бирүчегә эшкә урнашкан затлар, әгәр төп эш урыны буенча эш бирүче әлеге хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе алып барса яки әгәр РФ ХК нигезендә кайбер федераль канун тарафыннан хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе рәсмиләштерелмәгән очракта, хезмәткәр хезмәт кенәгәсен тәкъдим итми.
Моның белән беррәттән, эш бирүчеләр 2020 елның 30 июненә кадәр һәрбер хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны электрон төрдә булдыру белән бәйле, хезмәт законындагы үзгәреш турында язмача төрдә хәбәр итәргә, шулай ук хезмәткәрнең эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен кәгазь төрдә яки электрон төрдә алып баруны дәвам итүне сайлап, тиешле язмача гариза биреп белдерергә тиеш.
Һәрбер хезмәткәр 2020 елның 31 декабренә кадәр эш бирүчегә әлеге гаризаны юлларга тиеш. Әгәр хезмәткәр эш бирүчегә күрсәтелгән гаризаларның берсен дә тапшырмаган икән, бу очракта эш бирүче аның хезмәт кенәгәсен кәгазь төрдә алып баруны дәвам итә.
Электрон төрен сайлаган вакытта эш бирүче хезмәт кенәгәсен кулга тапшыра һәм аны алып бару, саклау өчен җаваплылыктан азат ителә.
2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашкан затларга хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны рәсмиләштерү яңа кагыйдәләр буенча тормышка ашырыла, күрсәтелгән затларга хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев