Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әҗер-савап өстәделәр

    Алабирде халкы майның беренче якшәмбесендә, 2 майда, һәр елны хезмәт көне буларак өмә уздыра.

    Быел да алар әлеге матур гадәттән читтә калмадылар. Авыл мәчете территориясен һәм якыннары җирләнгән зиратны чистартып, тәртипкә китерделәр. Әлеге игелекле гамәлне башкаруда йөзләп алабирделе һәм кунакка кайтучылар да катнаштылар. Үз җирлекләрен кайгыртып яшәгән авыл кешеләре бу юлы да бердәмлекләрен күрсәттеләр һәм әҗер-савап өсти алуларына сөенеп таралыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: