Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш бирүчеләр тәтешлеләргә 75 вакансия тәкъдим итә

Агымдагы елның дүрт ае эчендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 97 кеше мөрәҗәгать иткән, 47 кеше – эшкә ­урнаштырылган.

(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш танңары"). 2021 елның 1 май торышы буенча, халык мәш­гульлеге үзәгендә исәп­кә 51 кеше эшсезләр сыйфатында теркәлгән (01.05.2020 елга – 119 кеше). Теркәл­гән эшсезләрнең дәрәҗәсе эш­че көчләр исәбеннән 0,47 процент тәшкил итә (01.05.2020 елда – 1,09 процент). Моның белән беррәттән агымдагы елның 1 маена эшче көчләргә ихтыяҗ – 75 вакансия һәм 93 эш урыны. Районыбызда бүгенге көндә иң әһәмиятле һөнәрләр – сатучылар, агрономнар, трак­торчылар, табиблар, тер­лекчеләр, зоо-­
­­техниклар, ма­шина бе­лән саву операторлары, шо­ферлар. Булган барлык вакансияләр “Россиядә эш” вакансияләр гомумроссия базасында trudvsem.ru урнаштырылган, – дип хәбәр иттеләр Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X