Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эшчәнлекне ничек рәсмиләштерергә?

    Редакциягә гәҗит уку­чыбыздан килгән сорауга районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева җавап бирә:

    (Тәтеш, 13 сентябрь, «Тәтеш таңнары») Редакциягә гәҗит уку­чыбыздан килгән сорауга районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева җавап бирә:

    – Шәхси эшкуар булып тормаган һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләрне җәлеп итмичә шәхси, йорт яки кайбер шундыйрак ихтыяҗларга хезмәтләр күрсәтүче физик затлар канун буенча тиешле белдерү кәгазе нигезендә салым органнарында исәпкә куелырга тиеш. Үзен эш белән тәэмин иткән гражданнар өчен белдерү кәгазе төре Россия ФСХ боерыгы белән расланган һәм Россия юстиция минис­трлыгында теркәлгән.

    Үзен эш белән тәэмин иткән гражданнарны исәпкә кую физик затның яшәү урыны буенча тормышка ашырыла (килү урыны – РФ территория­сендә яшәү урыны булмаганда). Өс­тәвенә физик зат әлеге хезмәтләрне күрсәтү буенча эшчәнлек турындагы белдерү кәгазен физик затларга хезмәт күрсәтә торган теләсә кайсы салым органына, үзенең сайлавы буенча, тәкъдим итә ала. Физик затны исәпкә куйганда һәм төшергән вакытта белдерү кәгазе бирелми. Моның белән бергә, физик зат үтенече буенча тәкъдим ителгән кәгазьләрнең күчермәсе белдерү кәгазе кабул ителү турында күрсәтергә мөмкин.

    Салым кодексы тарафыннан билгеләнгән үзен эш белән тәэмин ит­кән гражданнарга­ күрсәтелә торган хезмәт төрләре: балаларны, авыру затларны, 80 яшькә җиткән затларны, шулай ук медицина оешмасы бәя­ләмәсе буенча чит кешеләрнең тәрбиясенә даими мохтаҗ булган кайбер затларны карап тәрбияләү; репетиторлык; торак биналарны җыештыру, йорт хуҗалыгы алып бару. 

    Үзен эш белән тәэмин иткән гражданнар тарафыннан билгеләнгән хезмәтләр күрсәтүгә 2017 һәм 2018 елларда алынган табышлар (бүләкләү) турында (мәсәлән, репетиторлык һәм йорт хуҗалыгы алып бару буенча) алар үз эшчәнлекләрен салым органнарына бел­дергән вакытта физик затлар кеременә са­лынган салымнан һәм­ иминият взносларыннан азат ителәләр.

    Россия ФСХ үзен эш белән тәэмин иткән гражданнарга түбәндәгеләр кагылмавына игъ­тибар итә: шәхси, йорт һәм кайбер шундыйрак ихтыяҗлар өчен­ физик затларда яллану буенча хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыручы чит ил ке­­шеләре; оешмалар­да яки шәхси эшкуарларда яллану буенча хезмәт эшчәнлеген тормышка ашырган чит ил ке­шеләре, шулай ук шәхси практика белән шөгыльләнүче нотари­услар, адвокатлар, адвокат кабинетларында­ урнашучылар, һәм РФ­ законы тарафыннан билгеләнгән шәхси­ практика тәртибе белән шөгыльләнүче затлар.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: