Эшчәннәргә дан җырлыйлар
Алабирденең “Ак калфак” бүлеге әгъзалары “Нур” ҖЧҖ хуҗалыгы кырларында икенче икмәк – бәрәңге утыртуда катнашучыларга музыкаль тәнәфес оештырды.
Җыр-моңга оста, һәр яктан сәләтле Мәрьям Зиннәтуллина, Гөлсинә Габбазова, Фәнзилә Сафиуллина тырыш эшчәннәр Рөстәм Арсланов, Нәҗип Зәйнуллин, Әмин Шәйхетдинов, Ленар Насыйров, Илдус Вәлиев, Равил Сафиуллиннарга багышлап матур көйләр бүләк иттеләр. Ә кыр батырлары исә, “Ак калфаклыларның” туган җирләрендә фидакарь хезмәт куючыларга багышлап дан җырлаган аһәңле тавышларын тыңлап, җаннарына ял һәм рухи байлык алдылар.
“Басуда эшләүчеләр без килгәнгә аеруча да сөенделәр, һәр чыгышны яратып кабул иттеләр”, – диделәр Алабирденең аккалфаклы ханымнары.
Байраш мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәйруллина, Тәнзилә Йосыпова, Рамил Ильясов, авыл фельдшеры Василә Нигъмәтуллина, үзешчәннәр Рәмис Фәттахов, Азалия Хәйруллина “Яңа юл” хуҗалыгы басуларында тырышып хезмәт куйган авылдашларына (рәсемдә) матур концерт бүләк иттеләр.
“Күңелле җырлар башкардык, шәфкать туташы игенчеләрнең сәламәтлекләре белән кызыксынды, файдалы киңәшләрен бирде. Чәчүдән соң аларны тагын да җаваплы эшләр – игеннәрне өстәмә тукландыру, чүп үләннәреннән арындыру көтә. Теләгебез шул, хезмәт нәтиҗәләре мул уңыш белән сөендерсен”, – диделәр күчмә агитбригаданы оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев