Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшкуарлар субсидияләр ала

Тәтеш эшмәкәрләре, бизнеслары ко­ронавирус вәзгыя­тен­нән барыннан да күб­рәк зыян күрүчеләр, ярдәм итү чараларыннан файдалана.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). РФ Хөкүмәте бизнес өчен яңа коронавирус субсидиясен раслады. Аны, 2021 елның 1 авгус­тыннан соң чикләү чараларына, шул исәптән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәргә эләгүчеләрнең алу мөмкинлеге бар.

– Ярдәм чаралары социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга да кагыла. Ярдәм алу программасына икътисади эшчәнлекнең 21 төре кертелде. Субсидияләнә торган акчалар физик затлар кеременә салымнардан һәм эшчеләрнең хезмәт хакы буенча дәүләтнеке булмаган бюджеттан тыш фондларга кертемнәрдән, ә хезмәткәрләр үзләре әле­ге акчалардан керем салымын түләүдән азат ите­ләчәк, – дип аңлата ТРның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Елена Нефедьева. – Эшләмәгән көннәре өчен кече һәм урта бизнес­ка грант бер МРОТ исәбеннән бер тапкыр бирелә торган түләүне үз эченә ала – бер хезмәткәргә 12 792 сум. Эшләми торган көннәр өчен субсидиягә гаризаны 15 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Район башкарма ко­ми­тетының социаль-икътисади һәм террито­риаль үсеш бүлеге мәгълү­мат­лары буенча, грант яр­дәменә ия булган 65 эш­мә­кәрнең 80 проценттан артыгы гариза тапшырган, 70 процентка якыны аны алган да инде.

Армине Налбандян, эшкуар:
 – Пандемиянең катлаулы вакытында минем бизнес шактый зыян күрә. Минем ялланып эшләү­че хезмәткәрләрем бар, мин алар өчен җаваплы, хезмәт хакы түләргә тиешмен. Бәйрәм көннәре элек яхшы табыш китерә иде, хәзер инде бу алай түгел. Эшмәкәрләргә ярдәм чаралары күрсәтеләчәген белгәч, минем бизнесым әлеге категориягә керәме-юкмы икәнлеген Интернеттан карадым, һәм әйе, шул төргә керүемә бик сөен­дем. Мондый кыен хәлдә калганда дәүләтнең ярдәм итүеннән, безнең хакта кайгыртуыннан бик канәгатьмен.

Рәмзия Рафикова, эшкуар:
– Грант ярдәмен бик тиз алдым, рәсмиләште­рү барышы бик аз вакытны алды, хезмәткәрләр гарантияләнгән хезмәт хакы белән тәэмин ителде. Безгә ярдәм чаралары күрсәтелер дип көтмәгән дә идем, һәм бу шатлыклы күренеш булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X