Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эшлиләр дә, ял да итәләр

    Районның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Жуково машина-трактор паркында игенчеләргә күңелле ял оештырды.

    Агитбригаданы көтеп алган хуҗалык эшчәннәренә Зур Әтрәчтән килгән “Кызыл миләш” ансамбле Васыйл Юнысовның гармунына кушылып матур җырлар бүләк итте. Шулай ук Алсинә Фәйзуллинаның да аһәңле тавышы уңган хезмәтчәннәргә рух күтәренкелеге өстәде. Жуково мәдәният йорты директоры Наталья Борисова язгы чәчүдә катнашкан һәрбер кыр батырының исемнәрен әйтеп, иксез-чиксез басуларны иңләп тырыш хезмәт куючыларга хөрмәт сүзләрен белдереп, изге теләкләрен ирештерде. Биредә шулай ук җирле үзешчәннәр Валерия Капушова, Ирина Малкина, Нина Матвеева башкаруында мордва, рус, чуаш телендәге җырлар яңгырады. Татар халык бию көенә җыелучыларның һәркайсы зәлидә әйләнде, рәхәтләнеп биеде.
    “Намус белән фидакарь хезмәт куйган игенчеләргә бүген дан җыр­лыйбыз. Алар безне, район һәм республикабызны икмәк белән туендыручылар. Чәчкән игеннәрегез гөрләп үссен, көзен мул уңыш җыеп алырга, куйган көчегезнең нәтиҗәсен күреп, шатлык-сөенечтә, җитешлектә яшәргә насыйп булсын”, – диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.

    Матур эчтәлекле чы­гышлардан соң зур­әтрәчле Мәрзыя Юнысова күңел хисләрен шигъри юллар аша җиткереп, районның “Колос” агрофирмасы, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызына хуш исләре бөркеп торган, гаҗәеп осталык белән пешергән түгәрәк күмәч тапшырды.

    Эшчәннәрнең берише басуга ашыкты, кайберләре үз урыннарын икенче сменага тапшыр­ды. Хезмәтнең кайнап торган кызу чагы булса да, һәркем, эшчәннәр белән бергә үзешчәннәр дә, бер төркем булып истәлеккә фотога төште (рәсемдә).

    Ә без, “Ак калфак”лылар, юлыбызны Сөендек якларына дәвам иттек. Рима Сафиуллова биредәге авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе уздыра. Яшел хәтфәгә төренгән табигатькә, тирә-якның чисталыгына карап хозурланып бардык. 

    Иман йорты каршында безне ягымлы елмаеп бер төркем хатын-кызлар һәм җирлек башлыгы Хафиз Измайлов каршылады. Мәчетне тирәләп алган  шау чәчәктә утырган ак һәм зәңгәрсу төсләрдәге канәферләр тирә-юньгә хуш ис бөрки, искиткеч матурлык өсти. Без аралашкан арада халык җыелып, тыйнак кына үз урыннарына кереп урнашкан иде. 
    Сөендек имамы Инсаф хәзрәт Гыйззәтов ураза фазыйләтләре һәм әдәпләре хакында үтемле вәгазь сөйләде, догалар укып күңелләрне пакъләде. 

    Авыл кешеләренә карата җылы сүзләрен белдергән Рима ханым Сафиуллова күңел кичерешләре белән уртаклашып, һәркайсына ихтирамын белдерде. Ифтарга килүчеләр дә үзләренең тирән тәэ­сирләрен җиткереп, изге айларда башкарган игелекле гамәлләр әҗер-саваплы булсын иде, дип билгеләп үттеләр.  

    Кояш акрын гына офык­ка кереп югалды. Авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырады. Су һәм хөрмә белән авыз ачкач, намаз укылды. Сый-нигъмәтле табында гамьле әңгәмәләр мөнәҗәтләр көйләү, ихлас теләкләр белән үрелеп барды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: