Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эшлисе эшләр бар әле

    Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышын аның рәисе, район башлыгы Валерий Чершинцев үткәрде.

    Административ комиссия эше турында отчет тыңланды. Аның рәисе урынбасары Рамил Гафуров чыгышында түбәндәге саннар яңгырады: 2013 елда комиссиядә административ хокук бозулар турында - 63, быелның беренче кварталында - 11 беркетмә тикшерелгән. Ә 9 карарга шикаять белдерелгән һәм 6сы алыштырылган.

    Район башлыгы комиссия эшенең җитәрлек булмавын таныды, чөнки төзекләндерү кагыйдәләрен бозулар элеккечә шәһәрдә дә, авылларда да күп. Бер тукталыш павильонында гына да, дип мисал китерде ул, 10 белдерү тора, ни өчен аны язып элүчеләргә җәза бирелмәгән? Шулай ук биналарның, корылмаларның, бигрәк тә мәдәни мирас һәйкәлләренең тышкы йөзләрен тиешле тәртипкә китерү буенча архитектура бүлегенең җитәрлек эшләмәвен дә билгеләп үтте.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Алексей Лобанов райондагы хәлне тотрыклы дип бәяләде. Җинаятьчелекне, шул исәптән авыр җинаятьләрне, кабатланучы җинаятьләрне киметергә мөмкин булган. Исерек килеш кылынган җинаятьләр әлегә күп. Барлык җинаятьләрнең 20,8 проценты җәмәгать урыннарында күзәтелгән.

    Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бурычы актуаль булып кала. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, профилактикалауның башка субъектлары моның өстендә даими эшлиләр. Валерий Чершинцев җыелучыларның игътибарын социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдәге, шулай ук мәктәп эчендә исәптә торган, тулы булмаган һәм ишле гаиләләрдәге балаларны һәм үсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә һәм мәнфәгатьләре буенча берләшмәләргә күбрәк җәлеп итү кирәклегенә юнәлтте.

    Бу уңайдан мәгариф бүлеге начальнигы Людмила Абрамова һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Вероника Понедельниковалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Комиссия Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Иван Матюшинның җирлек территориясендә хокук бозуларны профилактикалау турындагы хәбәрен тыңлады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: