Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләр дәвам итәргә тиеш

Авыл җирлекләрендә үткән елгы эшкә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

Монастырский территориясендә ике ФАП, ике мәдәният йорты, ике китап­ханә, мәктәп-бакча, почта бүлеге эшли.
Җирлек башлыгы Геннадий Костягин мәдәни-күмәк чаралар уздырганда авыл кешеләренең активлыгын билгеләп үтте. Льяшлеләр каршында иҗат отчеты белән ясаган чыгыш­лары да уңышлы чыкты. Әмма клубта үткәрелгән чаралар ничек кенә матур булмасын, аның бинасына ремонт кирәк, очрашуда шул хакта әйтелде дә инде.
Җирлектә яшәүчеләр йорт яннары территорияләрен төзекләндереп, үз­ләренең кече ватаннарын чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тырышалар. Мәдәният, медицина, мәктәп хезмәткәрләре - җәмәгатьчелек мохитен җыештыруда төп ярдәмчеләр.
Җирлек кырларында дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм шулкадәр үк крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Пай фонды 881 гектар, яки 144 пай тәшкил итә. Арендага алучыларның барысы да узган ел өчен тиешле түләүләрне тормышка ашырганнар.
Гражданнарның үзара салым акчасы респуб­лика программасы буенча җыелган акчага Ильинскида 75 метр юл ремонтланган, Монастырскийдагы Калинин урамы буйлап 108 тонна вак таш түшәлгән, Монастырский, Баймәт, Лаптевкада юлларның бер өлеше ремонтланган. Эшләр алып барыла, һәм аларны дәвам итү мөмкинлеге булсын өчен, 25 мартка кадәр уртак янчыкка акча кертергә кирәк.
Монастырскийда яшәүчеләр авыл урамнарының берсендә генә дә яктырт­кычлар булмавы хакында әйттеләр һәм пенсионерлар исеменнән үзләренә игътибар күрсәтелүен үтенделәр, аеруча да бәйрәм вакытларында.
Шулай ук авылда үгезләр үстерер өчен симертү биналары төзү, поселок юлларын төзекләндерү тәкъдимнәре дә булды.
"Программаларда активрак катнашыгыз, республикада моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, грантлар, акчалата ярдәм алыгыз. Авылның шактый проблемаларын шул рәвешле хәл итеп булачак", - диде Аркадий Семенычев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев