Эшсезләрне яңа һөнәрләргә өйрәтәчәкләр
Татарстанда “Демография” илкүләм проектының “Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча укыту башланды.
(Тәтеш, 28 май, "Тәтеш танңары"). Укуларны, федераль бюджет акчалары хисабына, эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәге кешеләр, 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, эшсез гражданнар узарга мөмкин.
– Халык мәшгульлеге службасы түбәндәгеләрне теркәү исәбенә куя: гражданнар РФ гражданины паспорты яки аны алыштыручы документ, ә инвалидлар категориясенә керүче гражданнар – шәхси тернәкләндерү программасын үз эченә алган, билгеләнгән тәртиптә бирелгән һәм тәкъдим ителә торган характер һәм хезмәт шартлары турында бәяләмә белән мөрәҗәгать иткәндә, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы Халык мәшгульлеге үзәге директоры Сергей Цветков.
Бушлай укуларда катнашу өчен гражданинга “Россиядә эш” (trudvsem.ru) гомумроссия вакансияләр базасы порталында мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә һәм белем бирү программасын сайларга кирәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында Татарстанда кулай булган 200дән артык укыту программасы урнаштырылган. Уку тәмамлангач, гражданнар белем бирелү турында документлар алалар.
– Федераль проект кысаларында халык мәшгульлеге үзәкләре, алга таба гарантияле эшкә урнаштыру максатыннан, төгәл эш бирүче заказы буенча, эшсез гражданнар арасыннан кешеләрне сайлап алуны һәм укытуны оештыралар. Шулай ук эш бирүче әлеге категориягә керүче хезмәткәрен (квалификациясен күтәрүгә, һөнәргә әзерләүгә) мөстәкыйль рәвештә җибәрә ала. Шул ук вакытта гражданга “Россиядә эш” (trudvsem.ru) гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы порталында мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк, – ди Сергей Анатольевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев