Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эзләү алып барыла

Әлеге хатын-кыз өеннән 2018 елның 9 ноябрендә чыгып киткән.

(Тәтеш, 18 ноябрь, Тәтеш таңнары). 2018 елның 13 ноябрендә 1нче санлы зона эзләү-коткару хезмәте бүлегенә 133-ЭХЧ бердәм кизү диспетчерлык хезмәтеннән ТР Тәтеш районы Бакырчы авылында яшәүче 1957 елда туган Роза Нурислам кызы Гайнуллинаның югалуы турындагы хә­бәр килә. 

Әлеге хатын-кыз өеннән 2018 елның 9 ноябрендә чыгып киткән.
Билгеләре: буй озынлыгы 165 – 170 сантиметр, ябык гәүдәле, чал чәчле, коңгырт-кара күзле. Чәчәкле аклы-сорылы яулык бәйләгән, өстенә куе кызыл төстәге озынча куртка, чәчәкле халат, кара гамаш, кара галош кигән. 

Берәр төрле мәгълүмат белүчеләрнең түбәндәге  телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйбыз:
 Бердәм коткару хезмәте – 112, 
1нче санлы (Буа) зона эзләү-коткару 
отряды – 8(84374) 3-56-68,
 Тәтешнең бердәм кизү диспетчерлык
 хезмәте  – 8(84373) 2-51-92. 
Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең 
кизү часте телефоны – 8(84373) 2-87-28.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X