Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эзләүгә игълан ителделәр

    Шәһәр башкарма комитеты сыерларның хуҗалары кемнәр булуы турындагы хәбәрне җиткерүчеләрне бүләкләячәк.

    - Туйдырдылар! Шәһәр үзәгенә кадәр килеп җиттеләр бит инде, - диде, чәршәмбе көнне буа күперенә таба бала арбасы тартып килгән яшь ана, ә аның каршысына сыерлар килә. - Балам өчен дә, үзем өчен дә бик курыктым.
    - Сыерлар "Мәхәббәт агачы" белән хозурланырга килгәннәр, - дип шаяртырга тырыштылар аннан үтеп баручылар.

    Чынлап та, яшь өйләнешүчеләр өчен төзелгән мәйданчыктагы "агач" терлекләрне кызыксындырды, алар аны озак күзәттеләр һәм янәшәдәге чәчәкләрне дә "иснәделәр".
    "Бу йорт хайваннарының "сәяхәте", нәтиҗәдә "Тетюши-Зеленхоз" МУП эшчеләре тырышлыгы белән үстерелгән чәчәклекләргә зыян китерде, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дмитрий Пирогов. - Әлеге күренеш йорт хайваннары хуҗаларының үз терлекләренә, тирә-як­тагы кешеләргә, яши торган шәһәренә җавапсыз караулары турында әйтеп тора.
    Тәтеш шәһәр башкарма комитеты әлеге сыерларның хуҗалары турында дөрес мәгълүмат биргән кешене бүләкләячәк, хәбәр итүченең кемлеге сер булып саклануы гарантияләнә".

    Мәгълүматны Dmitriy.Pirogov@tatar.ru электрон адресына юлларга яки Дмитрий Пироговка 107нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә (кабул итү телефоны:
    (84373) 2-51-58).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: