Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Файдалы киңәшләр бирелде

Келәш мәктәп-бакчасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Халыкара социаль-мәгариф патриотик-гражданлык проектының "Күгәрчен дөньяның гармониясе һәм матурлыгы", "Без җир йөзендә тынычлык яклы" акцияләре булып узды.

Моннан тыш, май ае төрле чараларга бик бай булды. Юл иминлеге атналыгында мәктәптә рәсем конкурс­лары, "Юл патшалыгына сәяхәт" дигән мавыктыргыч уен-дәрес, велосипед эстафетасы һәм шоферларга хатлар язып тапшыру чаралары үткәрелде. Шулай ук, укучыларның иминлеген кайгыртып, әлеге уңайдан очрашулар оештырылды. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә файдалы киңәшләр бирелде, юлларда, җәй айларында бигрәк тә велосипедта йөрү кагый­дәләрен дөрес үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга, карап йөрергә әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X