Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Файдалы коймак

    Ял көннәрендә үзегезнең якыннарны кабак кушылган коймак белән сыйлагыз.

    Башта кабакның кабыгын кырабыз һәм зур булмаган кисәкне угычтан уабыз да аңардагы артык суны сыгабыз. Уртача зурлыктагы алманың шулай ук кабыгын әрчибез һәм нәзек итеп турыйбыз. Аерым савытка салынган 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатабыз. 0,5 чәй кашыгы соданы ярты стакан җылымса суда эретәбез, катнашманы онга салабыз һәм буталыйбыз. Шулай дәвам итеп, әлеге катнашмага кабак һәм алманы да кушабыз. Нәтиҗәдә камыр куе каймак рәвешенә керергә тиеш. Табаны кыздырып, көнбагыш мае сөртәбез һәм кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да 2-3шәр минут әйләндереп пешерәбез.
    Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: