Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфганстан - тәтешлеләр йөрәгендә: кайтарып та, онытып та булмый...

Әфганстанда хезмәт вазифаларын башкарган тәтешлеләр очрашуга җыелдылар.

Узган дүшәмбедә алар героик һәм фаҗигале сугышта, ул Бөек Ватан сугышыннан ике тапкырга озакка сузылды, катнашкан һәркемне хөрмәтләп искә алдылар. Тәтеш районыннан Әфганстанга хезмәт итәргә 160тан артык кеше чакырылган, хәер алар 76 гына калган.
Матур традиция буенча сугыш­чы-интернационалчылар таныш йөзләрне күрү, аралашып сөйлә­шү өчен Дан монументы янына килделәр. Дусларча кочаклашып күрешүләр, хәл-әхвәл сорашулар, кулларда кызыл канәферләр... Җирлекара китапханә хезмәткәрләре тапшырган открытканы алып, анда хәзерге буынның рәхмәтләре язылган, Константин Заикин Төнь­як Кундузда хезмәт иткән елларын искә алды. "Разведчикларның взвод командиры идем, егетләр төрле яшьтәгеләр. Барсына да түзеп була, әмма иң куркынычы - сугышчан дусларыңны югалту", - шулай кыс­ка гына итеп әйтте ул.
Аның сүзләрен дәвам иткәндәй, тәтешлеләр хәрби хәрәкәтләрдә, кораллы бәрелешләрдә һәм кайнар нокталарда катнашып һәлак булганнар һәм исәннәр истәлегенә гирляндалар салдылар. Ирләр баш киемнәрен салып, бер-бер артлы тын гына һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Шуннан соң аларны гражданнарны яклау көллиятенә, район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән "Хәтерлибез икән, без яшибез!" дигән чарага чакырдылар. Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Курков Әфганстан тәмугын узган сугышчыларга йөкләнгән вазифаларын намус белән үтәгәннәре өчен район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сезнең язмышка авыр сынаулар кичерергә туры килде, әмма сез куйган бурычларны каһарманнарча үти алдыгыз", - диде. Һәм көллият курсантларына: "Сез менә аларга тигезләнергә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин һәм сугышчы-интернационалчыларның район советы рәисе урынбасары, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сергей Борисов барсына да сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләде.
Вакытсыз киткән геройларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулар арасында яу кырында башларын салган 5 тәтешле дә бар.
Кеше хәтере минут кына түгел, ул мәңгелек, дип бик дөрес әйтелгән.
Фоторепортаж газета сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X