Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәнис Җиһаншинны армия хезмәтенә озату кичәсе булды

Келәш авылы мәдәният йорты хәбәр итә

(Тәтеш, 13 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  Келәш мәдәният йортында авылдашыбыз Фәнис Җиһаншинны армия хезмәтенә озату кичәсе булды. Бу кичтә Җиһаншиннар гаиләсенә атап авыл имамы Фәһим Галимов, Луиза апа Нәбиуллина, авыл башлыгы Илдар Халиков, мәдәният хезмәткәрләре күп җылы сүзләрен юлладылар. Фәниснең туганнары һәм дуслары хәерле юллар теләп изге теләкләрен җиткерделәр.

Фәнис авылда үткәрелүче барлык чараларның да актив катнашучысы. бу кичәдә дә алар энесе Фаил белән яраткан җырларын яңгыраттылар. Егетләр гармунчы Дамир Нотфуллинга кушылып солдат озату көйләрен җырлаганда бар кешенең күңеле тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев