“Форпост” отрядының егетләре тыл хезмәтчәне Жарков Владимир Николаевичны бәйрәм белән котладылар
“Форпост” МБУ хәбәр итә
(Тәтеш, 22 февраль, «Тәтеш таңнары»). Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Форпост” отрядының егетләре тыл хезмәтчәне Жарков Владимир Николаевич янына бардылар һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Яшь буын өчен сугышның куркыныч елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим.
Владимир Николаевич чын күңелдән балаларга кайгыртучанлык һәм күңел җылысы өчен рәхмәт белдерде. Балалар тыл хезмәтчәннәренә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләделәр.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев