Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фотолар бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Әниләр көненә багышланган конкурска 15 фотоэш җибәрелде.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Авангард” газетасы редакциясендә “Тәтеш таңнары” сайтында узган “Әни – безнең горурлыгыбыз, безгә үрнәк” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Әниләр көненә багышланган конкурска 15 фотоэш җибәрелде. Бәйге таләпләре нигезендә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, өч җиңүче билгеләнде. 

Ләйсән Мингалиева җи­­­бәргән “Әни йөрәге” дигән бәйге эше иң күп – 359 тавыш җыйды. Ири­на Николаеваның “Менә ул, чын бәхет!” фото­рә­семе бары тик бер тавышка гына калышып, икенче урын­ны алды. Екатерина Мо­чалованың “Әнигә яраткан шигырьне багышлыйсы килә” дигән сурәте, 240 тавыш җыеп, өченче булды. Барлык өч җиңүчегә дә эшкуар Алексей Карповтан бүләк тапшырылды.
Безнең “Тәтеш таңнары” сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз, бәй­геләр­дә катнашыгыз! Җиңү­че­ләрне шулай ук призлар көтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X