Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Гаилә канаты астында

    Безнең район мәдәният йортында ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2018” Республика бәйгесе зона этабының сайлап алу туры һәм “Ел гаиләсе” өченче Бөтенроссия бәйгесе булып узды.

    (Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). Ярыш булса да, конкурс матур бәйрәмгә охшаган.

    Кунаклар залга үтәр алдыннан коридор буйлап йөрделәр, анда безнең гаилә осталарының, шулай ук кунаклар – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең сәнгать әсәре әкиятендәгедәй кул эшләнмәләре күргәзмәсен карап хозурландылар. Соңгылары, бәйге партнерлары буларак, бөтен концертны үзләренең сәләтләре һәм иҗади номерлары белән тулыландырдылар.

    “Нечкәбил – үзенә бер төрле матурлык бәйрәме. Һәм менә хәзер әлеге Татарстан идеяләре муенсасына сезнең искиткеч район да килеп кушылды”, – дип билгеләп үтте Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина. “Безнең Татарстан – безнең көч урыны, нык гаиләләре, гаилә традиция­ләре белән дан тота. Әлеге бәйге этабының барлык алты катнашучысы үз анкеталарында безнең барыбызны да тынычлык, балаларның сәламәтлеген  һәм аларның белемен кайгырту, ата-аналарның исән-имин булуы турында язган”, – дип өсти “Нечкәбил” бәйгесе җитәкчесе, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова. Ул зөбәрҗәт туйларын (бергә гомер итүләренә 30 ел) билгеләп үткән Кокиннар, Гафуровлар гаиләсенә “Нык гаилә” дигән махсус дипломнар тапшырды.

    “Нечкәбил”нең зона этабында безнең районны биш бала әнисе, чибәр хатын-кыз, гаилә учагын саклаучы һәм телең йотарлык итеп камыр ризык­лары пешерүче Гөлчәчәк Зәйнуллина тәкъдим итте. Бәйгедә катнашу хакындагы идея аңарга районыбыз­ның татар милли-мәдәни үзәгеннән килеп ирешә. Нык терәге булган ире Илдар аны һәр яктан хуп­лый. Бәйгене оештыручылар янына беренче әңгәмәгә дә алар бергәләп киттеләр. Студентлар кебек дулкынландылар. Әмма оештыручылар һич кенә дә кырыс “укытучылар” түгел, ә ярдәмчеләр булдылар. Алар әлеге гаиләнең үзенчәлеклелеген, күркәмлеген табарга тырыштылар, чөнки Гөлчәчәккә гаилә традициясен күрсәтергә кирәк булачак. Үзенең аш-су пешерү осталыгын балаларына, кызларга һәм малайларга да өйрәтә. Барысы бергәләп кул эшләре белән шөгыльләнәләр, ул матур итеп җырлый, ире гитарада уйный. Аларның гаилә нигезе – татулык һәм хөрмәт. Жюри фикеренчә, шунысы да мөһим, гаилә учагына балалар да бик теләп кайта, чөнки кайберләре инде үсеп-буй җиткән һәм ата-ана йортыннан киткән, ләкин элеккечә үк ялларда аларны газиз кешеләренең үз серләрен генә белеп пешергән пироглары, әтиләренең ышанычлы киңәшләре һәм матур гадәт буенча бабай белән әби янына хәл-әхвәлләрен белергә кайту мизгелләре көтә.

    “Нечкәбил” бәйгесе финалында иҗади номерларын күрсәтергә әзерләнү өчен, аларга нәкъ тә менә әлеге барлык башлангычларны берләштерергә кирәк булачак, ул Казанда ноябрь аенда традицион Халык­ара аналар көненә туры китереп үтәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: