Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш мәктәбендә герой-шагыйрьне искә алдылар

Тәтеш татар мәктәбенең 7-9нчы сыйныфлары "Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормышы" дигән китапханә дәресендә катнаштылар.

Китапханәче Елена Емельянова аларга герой-шагыйрь­нең мәңге үлмәс иҗаты, сугыш елларындагы зур батырлыклары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар аның төрле елларда язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, тормыш юлын як­тырткан файдалы һәм тирән эчтәлекле тәкъдим итүне зур кызыксыну белән карадылар, әлеге уңай­дан әзерләнгән викторинада актив катнашып, сорауларга дөрес җаваплар әйттеләр. Бу чарада балалар ша­гыйрь язмышы хакында күп мәгълүматлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X