Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир – безнең байлыгыбыз

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы максатындагы җирләргә анализ ясалды.

Җир һәрвакыт кешеләрнең төп милке һәм милли байлыгы, әмма без аңа сак карыйбызмы һәм һәрвакытта да урынлы файдаланабызмы соң?
Анализ нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы максатындагы 54,5 мең гектар җирнең максатчан файдаланылмавы ачык­ланды, бу 2012 ел белән чагыштырганда 27,3 процентка ким. Республикабызда авыл хуҗалыгы җирләре шактый зур мәйданнар били һәм соңгы елларда Росреестр Идарәсе алардан файдалануга күзәтчелек сферасында күләмле эшләр алып бара. Мәсәлән, узган елда гына да безнең инспекторлар ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук ТР Прокуратурасы белән берлектә республика районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә дәүләт җир күзәтчелеге буенча 18 меңнән артык тикшерү үткәрделәр.
Идарә тарафыннан шу­лай ук законсыз файдаланы­ла торган карь­ерларны ачык­лау буенча да зур эш­ләр башкарыла. Бүгенге көнгә алар 250дән артык, шуларның 52сендә рекультивация үткәрелде. Калганнары буенча прокуратура белән берлектә эш алып барыла. Прокуратура рекультивация үткәрү буенча кишәрлек милекчеләренә карата судка мөрәҗәгать итә, җир законын бозуны бетерү турында тәкъдимнәр кертә. Карьерлардан законсыз файдалану очраклары булганда, административ җәза сыйфатында штрафлар салына, җир законын бозуны бетерү турында күрсәтмәләр бирелә.
Әгәр гражданнар яки оешмалар җир законын бозып кишәрлекләрдән файдаланган очракларда, аларга карата материаллар тутырыла, шуннан соң алар, җир кишәрлекләрен мәҗбүри тартып алу турындагы дәгъва белән, суд органнарына юллана.
Шуны да әйтергә кирәк, безнең хезмәт җир законын үтәү буенча планлы тикшерүләрне, юридик, шулай ук физик затларга карата, тулы күләмдә башкаруны максат итеп куя. Безнең алга дәүләт җир күзәтчелеге буенча дәүләт функцияләрен үтәүнең сыйфатын күтәрү бурычы куелган. Авыл хуҗалыгы максатындагы файдаланылмый яткан җирләрнең санын, аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү юлы белән, минимумга кадәр киметергә, шулай ук законсыз файдаланыла торган карь­ерларны ачык­лауны һәм булдырмауны дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев