Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гәҗит уку – ул инде гадәт, иртә белән чәй яки кофе эчкән кебек

    Гәҗит турында фикер.

    Вәлидә, 48 яшь, Тәтеш:
    - Гәҗит уку - ул инде гадәт, иртә белән чәй яки кофе эчкән кебек. Район яңалыкларын белүнең иң тиз мөмкинлеге.
    Әлбәттә, гәҗит сайтына да күз йөртеп чыгарга өлгерәм. Эштә 8дән 17 сәгатькә кадәр компь­ютер артында утырам. Күзләр һәм арка ничек түзүенә гаҗәпләнәм, шуңа күрә өйдә Интернет­ка керү теләге юк. Гәҗитне бәяли алмыйм, һәрбер кеше үз эшен башкара, ә сыйфат кайчакларда турыдан-туры осталык һәм намустан тора - мин шулай дип саныйм.
    "Шомалык" күп, проб­лемалар бөтенләй яктыртылмый. Аяныч, чынлыкта исә, без гәҗитне халыкның фикерен таратучы дип санарга күнектек. Хәзер үзебез дә ваемсыз һәм битарафка әйләндек. Читтән күзәтеп торырга, гайбәт сатып алырга, тикшерергә яратабыз, күптән түгел генә шунысын ачык­ладым, социаль челтәрләрдә яшерен исем белән язу аеруча да модалы икән бит. Интернет ул шулай ук үзенә бер төрле бәйлелек. Анда чүп-чар күп. Шәхсән минем өчен әһәмиятлерәк әйберләр бар: музыка, сәнгать, китап­лар. Шуңа күрә дә гәҗит укудан беркайчан да баш тартмая­чакмын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: