Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гомер юлы буйлап бергәләп

    Зур Әтрәчтә яшәүче Әминә һәм Гали Нәфигыйннар бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үтте.

    (Тәтеш, 14 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Әлеге матур вакыйга шатлыгын алар белән бергә авылның мөслимәләр берлеге һәм “Ак калфак” вәкилләре дә уртаклашты. 

    “Әлеге уңайдан мәдәният йортында матур чара оештырдык. Кичәне Кече Әтрәчтән Гыйльман Хөснетдинов алып барды. Кунак итеп авылның өлкән кешеләрен дә чакырдык. Әлеге парны беренче эш итеп клуб бусагасын атлап кергәндә бал-май каптырып, йомшак мендәргә бастырып, матур теләкләр әйтеп уздырдык. Бу аларның гаилә башлангычын искә алу һәм үткәндә калган яшьлек хатирәләрен яңартыр өчен шулай эшләнде”, – диде әңгәмә барышында күңелле идеяне уйлап тапкан Роза апа Фәйзуллина. 

    Бу көнне Нәфигыйннар хөрмәтенә җирлек башлыгы Илнур Юнысов, “Шонгат” фонды директоры, авыл тарихын өйрәнүче Мөнир Вәлиев, күп сандагы авылдашлары да күңел түрләреннән чыккан матур теләкләрен кызганмадылар, әлбәттә.

    Үзешчәннәр Илһам Хәйбуллин, Алсинә Фәйзуллина, Васыйл Юнысов­ларның күңелле һәм мәгънәле җыр­лары юбилярларга матур бүләк буларак яңгырады. 

    Алабирдедән килгән “Ак калфак” вәкилләре Гөлсинә Габбазова һәм Әлфия Заһидуллина (искәрмә: Әминә һәм Гали Нәфигыйннарның кызы) кичәгә ямь өстенә ямь өстәделәр.

    “Бу безнең өчен шатлыклы көн булды. Әти белән әнинең зирәк киңәшләре, авыр вакытларда һәрчак ярдәм итеп, туры юл күрсәтүләре зур әһәмияткә ия. Әлеге бәйрәмне оештырган мөслимәләр берлегенә, аны күңелле итеп алып баручыларга, гомумән, анда катнашкан һәркемгә хөрмәтем чиксез”, – диде Әлфия Гали кызы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: