Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Гомерне саклап калалар

    Ел саен 30 апрельдә Янгын сагы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

    Нәкъ тә менә бу көнне 1649 елда Мәскәүдә янгын сүндерү вакытында катгый тәртипне билгеләгән Россиянең янгынга каршы беренче хезмәте оешу турындагы "Градск чины хакында боерык" имзалана.
    Һәрвакытта уяу булган янгын часте хезмәткәрләренең түземлеген һәм профессиональлеген язмыш һәр көнне сыный. Барысы да тыныч яшәсен өчен, безнең һәркайсыбызның гади генә кагый­дәләрне үтәү көчебездән килә. Тиздән май бәйрәмнәре җитә, һәм тәтешлеләрнең күпчелеге табигатькә чыгарга ашыга. Без бүген "ТР буенча 8нче ФЯХБ" 133нче ЯХЧ ФДКУ начальнигы Сергей Фокин белән гадәттән тыш хәлләрне, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм кисәтү турында әңгәмә кордык.
    - Урманда янгыннар чыгуның төп сәбәпчесе - кеше. Янгыннарның күбесе табигатьтә ял иткән, гөмбә һәм җиләк җыйган, аучылык белән шөгыльләнгән урыннарда чүп-чар яндырудан, янып торган килеш ыргыткан шырпыдан, тәмәкедән кабына. Ут телләренең очкыны урман фондына еш кына кыр-басулардагы (йорт яны кишәрлекләре, яшелчә бакчалары, җир эшләре) калдыкларын чистарткан вакытта, шулай ук урман әзерләгән һәм техника төзексез булган чакта тарала.
    Табигать янгыннарына юл куймас өчен, алар таралмасын һәм торак пунктларга зыян китермәсенгә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
    - Сергей Александрович, куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында искә төшерегез әле.
    - Алар гади. Йорт яны, дача кишәрлекләрендә мич кабызу өчен бензин, керосин һәм башка җиңел кабынып китүчән сыеклыкларны куллану; корылмалар янына сүнеп бетмәгән күмерләрне ыргыту; биналар янәшәсендә чүп-чар һәм коры үлән яндыру; балаларга учак тергезергә, ут белән уйнарга рөхсәт итү тыела.
    Татарстан Республикасында 2018 елның 25 апреленнән янгын чыгу куркынычы
    игълан ителде.
    Урманда шулай ук янып торган шырпылар, тәмәке төпчекләре ташларга; куе куаклыклар һәм яшь ылыслар, ботаклары аска бөгелеп торган агачлар арасында, агач, торф, авыл хуҗалыгы культуралары складлары янәшәсендә, җилле һава торышы булганда учак ягарга һәм аны күзәтүчесез калдырырга ярамый.
    - Хәвеф-хәтәрле зонага эләккәч нишләргә кирәк?
    - Иң мөһиме, куркып калмагыз. Хәлдән тиз генә чыгарга тырышыгыз, кайсы урында булуны, янгын чыгу сәбәпләрен, аның таралу юнәлеше һәм тизлеген билгеләгез, тиз арада имин урынга таба хәрәкәтләнегез. Янгын турында ашыгыч рәвештә 01 яки 112 телефоны буенча бердәм коткару хезмәтенә хәбәр итегез. Ут телләре тиз таралган вакытта аңардан бары тик җилсез якка (җилгә каршы бару), янгын очкыннарын кырыйдан урап үтеп, ачык­лыкны файдаланып, янгын хәрәкәтенең перпендикуляр юнәлешендә генә китеп котылып була. Ут эчендә калган вакытта өс-баштан нейлон, капрон һәм башка эри торган киемнәрне салу, янучан һәм җиңел кабынып китүчән кирәк-яраклардан саклану зарур. Әгәр ут телләреннән качып котыла алмыйсыз икән, юеш кием белән томаланыгыз, җир янындагы һаваны сулагыз - анда төтен азрак сеңгән була, өстәвенә авыз һәм борынны мамык-марля бәйләвеч яки чүпрәк белән каплагыз, әгәр сулык булса, шунда керегез.
    Мондый хәлләр булмасын дип ихластан телибез, ләкин әлеге кагыйдәләр турында онытмаска кирәк. Үзегезне саклагыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим