Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гореф-гадәтләрне беләләр

Тәтештәге “Әкият” балалар бакчасына йөрүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре хакында күп нәрсәләр белде: алар “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән чарада катнашты.

(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина, автор фотосы).   Әлеге матур кичәгә районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима ­Сафиуллова белән берлектә оешма әгъзалары, сабыйларның әниләре кунак итеп чакырылган иде. Безне балалар бакчасы мөдире Тамара Яшукова белән тәрбиячеләр ишек төбеннән үк елмаеп каршылады. “Әкият”тә җылы, иркен, якты, чиста һәм күңелле. Биредә бәхетле балачак хатирәсе бөрки, чөнки сабыйларның шат авазы әллә кайдан яңгырап тора, бу үзенә күрә бер рух күтәренкелеге өсти. 

Зур залда борынгы тормыш-көн­күрешне чагылдырган олы мич һәм анда пешерү өчен кирәкле әйберләр урын алган. Ә инде кичәне оештырган татар теле тәрбиячесе Әнүзә Абдурахманова аларның тарихы хакында сөйләп, үткән елларны тагын бер кат күз алдыннан кичерде. Мәсәлән, олы мич төбендә пешкән түгәрәк икмәкне әбиләр агач көрәк белән күтәреп алган. Керосин белән ягыла торган лампа ул чак­ларда күз карасыдай кадерле әйбер саналган. Ә инде әбинең кадерле сандыгында сабыйлар өчен шулай ук шактый кызыклы һәм файдалы әйберләр бар икәнлеге ачыкланды. “Әбидә – кунакта” дигән театральләштерелгән күренешне куйганда ак яулыклы мөлаем әби ролен уйнаган Лилия Минневәлиева һәр ядкарьне: калфак, түбәтәй, нәсыйхәт китабын хәсиятләп саклый булып чыкты. Кичәне алып баручылар чарада катнашкан әниләр өчен дә сораулар әзерләгән иде. Алар югалып калмадылар төгәл, тулы җавапларны тиз генә әйтеп тә бирделәр. Сабыйлар сәләтле булуларын да расладылар. Динә Минневәлиева матур җыр башкарды, Әминә Халитова, Әмир Халитов, Азалия Абдрахманова сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Рима Гомәр кызы катнашучыларның барысына да сәламәтлек теләде һәм яшь буынга югары дәрәҗәдә әхлак-әдәп тәрбиясе биргәннәре өчен җылы эчтәлектәге матур теләкләрен җиткерде. ­“Гореф-гадәтләргә кагылышлы мондый чара­ларны караганда чын йө­рәктән шатланып уты­рабыз”, – диде “Ак калфак” җитәкчесе.

“Без­нең балалар бакчасына килүегезгә бик сөендек. Бүләкләр, күчтәнәчләр алып килгәнсез, рәхмәт. Сабыйлар һәр чарада актив катнашып, гореф-гадәтләр, йолаларга кагылышлы кү­ренешләрне башкаралар. Киләчәктә “Әкият”тә көтеп калабыз”, – диде ­Тамара ­Яшукова.

“Балалар татар һәм рус телләрендә матур итеп чыгыш ясыйлар. Һәр бәйрәмдә күңелле чаралар, әти-әниләр белән очрашулар оештырабыз. Сабыйлар шигырь, җыр, рәсем һәм спорт ярышларында бик теләп катнаша. Алар безнең бик талантлы”, – ди ­педагог Әнүзә ­Вилдан кызы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев