Гореф-гадәтләрне хөрмәт итә
Россия халкы йөз илледән артык телдә сөйләшә һәм дөньякүләм йолаларны, милли гадәтләрне иркен белә.
(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Анастасия Малькова, Тәтештәге кадет мәктәбе укучысы). Халыклар бердәмлеге – бу бер-беребезгә карата ихтирамлылык җимеше, бу туган җирне ярату нигезендә берләшү һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү, алар буыннан-буынга кадерләп тапшырылырга тиеш. Әлеге уртаклыкның максаты – Россия төшенчәсендә безнең күңелгә нәрсәләр салынган булса, барысы да сакланырга, ныгытылырга һәм үстерелергә тиеш. “Агач тамырлары белән нык” – дип раслый халык әйтеме. Безнең тамырлар – ул безнең тарих һәм милли мәдәният. Үз мәдәниятен кадерләгән һәм хөрмәтләгән кеше һәрбер халыкның бөек казанышларын ихтирам итә ала. Хакыйки патриотның бурычы – илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләренең тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата зур ихтирам һәм кызыксынучан булу, үсешкә омтылу, файдалы, ярдәмчел, булышлык күрсәтергә әзер булырга тырышу. Һәм андый кешеләрнең бездә күп булуына мин ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев