Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр сатып алынган бакча йорты тора-бара торак итеп танылган булса, миңа салым акчасын кире кайтарырга тиешләрме?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

– РФ Салым кодексында (220нче маддәсенең 1нче пунктындагы 1нче подпункты) гражданин Россия территориясендә урнашкан торак йортларны һәм җир кишәрлекләрен сатып алуга тотылган чыгымнары күләмендә милек салымын кире кайтарып алу хокукына ия булу гамәлгә кертелгән. РФ салым кодексының 220нче маддәсе 3нче пункты нигезендә, салым акчасын кире кайтаруга хокукны торак йорт сатып алу турындагы шартнамә, аның милек хокукы турындагы документлары яки салым түләүченең җир кишәрлегенә һәм ул урнашкан торак йортка милек хокукын раслаучы документлар белән расларга була.
Әгәр дә салым түләүче бакча йорты (билгеләнеш – торак түгел) сатып алган һәм ул тора-бара торак йорт дип танылган булса, ул чакта, Россия Федераль салым хезмәте үзенең хатында (№ БС-3-11/5015@, 2021 елның 15 июленнән) билгеләп үткәнчә, НДФЛ буенча салым түләүченең югарыда күрсәтелгән салым акчасын кире кайтарып алу хокукы юк, чөнки чынлыкта торак корылма (йорт) сатып алынмаган.   
РФның Конституцион суды да (билгеләнү № 1164-О, 2017 елның 6 июленнән) шундый ук карашны хуплый. Аерым алганда, торак булмаган биналарны инде торак милек объектына күчерүне түгел, аларга милек өчен тотып калынган акчаны бирү турындагы нормалар нәкъ тә менә гражданнар тарафыннан торак төзү һәм сатып алу өчен салым ташламасы белән кызыксындыруны күз уңында тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X