Гражданнар җыенының чираттагысы Зур Әтрәчтә булып узды
Анда район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район службалары җитәкчеләре катнаштылар. Халыкның бердәм килүе, әйтергә кирәк, җирлектә яшәүчеләрнең үз авыллары язмышына битараф булмауларын күрсәтә.
Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Юнысов бүгенге көндә әтрәчлеләрнең ничек яшәүләре, тормыш-көнкүрешләре хакында хисап тотты. Биредә йортларга газ, телефон кергән, суүткәргечләр дә читләтеп узмаган. Күп гаиләләр терлек, кош-корт асрап, яшелчә һәм бәрәңге үстереп үзләренең җитешлекләрен тәэмин итәләр. Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәсьәләсе дә хәл ителгән. Җирлек бер миллион сум грант откан, әлеге акчага Зур Әтрәчтә суэтем башнясы ремонтланган, Кече Әтрәчтә яңа күпер төзеләчәк, моның өчен материаллар инде сатып алынган.
- Проблемалар да бар, - диде Илнур Юнысов. - Башлангыч мәктәпнең котельнясына ремонт таләп ителә. Тагын, авыл халкын балаларның кышкы зәмһәрир суыкларда, ачы җилдә, яңгырда һәм буранда юл читендә мәктәп автобусы көтеп торулары борчый. Шуның өчен дә, олы юлдан алып авыл клубына кадәрге араны чистартырга, яки тукталыш павильонын уңайлы урынга күчерергә кирәк. Кайбер урамнардагы юллар да төзекләндерүне сорый. Кече Әтрәчтә - клубны ремонтларга һәм Җиңүнең 70 еллыгына кадәр якташлары хөрмәтенә обелиск төзергә.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев 2013 елга һәм быелның алты аена хуҗалыкның төп эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясады. Бүгенгә арпа урып-җыелган, сабан бодаена чыкканнар. Авыл халкына 250 тоннадан артык печән өләшкәннәр, хезмәт хакы хисабына бөртек бирә башлаганнар. Быел хезмәт хакларын арттыруны да планлаштыралар. Терлекчелек биналарын төзүгә билгеле бер планнары бар. "Авыл мәшәкатьләре белән яшибез, алар югалмаска, үсәргә тиеш", - диде Радик Галимҗан улы, киләчәкне күздә тотып.
Үзенең чыгышын Валерий Чершинцев демографик проблемалардан башлады һәм әлеге җирлектә балаларның аз тууын билгеләп үтте. Күршедәге Алабирде авылын бу яктан үрнәк итеп китерде. "Тулаем алганда хәл начар түгел, - диде район башлыгы. - Иң мөһиме - актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Шул чакта эш тә табылачак, тормышыгыз да җайланачак".
Валерий Сергеевич халыкка сөенечле хәбәрен дә җиткерде. Аның планында - авылда балалар бакчасы ачу. Ике катлы мәктәп бинасы (хәзер башлангыч) буш торырга тиеш түгел. Бирегә мәдәният йортын, китапханәне күчерү, музей оештыру планлаштырыла, ә спортзал бар инде.
Ул быел бинаны җылыту мәсьәләсен хәл итү бурычын да куйды. Мондый күпфункцияле үзәк Зур һәм Кече Әтрәчтә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Республикабыз Президенты авыл халкына ярдәм итәр һәм бинаны ремонтлау өчен средство бирер, дип өметләнә Валерий Сергеевич.
Әлбәттә, әлеге мәсьәләләрне чишүгә район администрациясенең һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең дә матди яки башка төр ярдәме кирәк булачак. Әмма иң мөһиме - җирлек Советына гражданнар үзләре дә актив булышлык күрсәтергә тиешләр.
Җыенда яңгыраган проблемалар контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев