Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәллек сокландырган

Бидәңге авылы балалары сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

(Тәтеш, 21 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Кышкы матур көннәрнең берсендә алар китапханәче апалары Гөлфия Мәүлетова белән бергәләп табигатьне күзәтергә, авылдагы таудан чана, чаңгыда шуарга чыкканнар. Китапханәче уртаклашканча, алар суык бабай бизәгән гаҗәеп сихри гүзәллекне генә карап калмыйча, шулай ук әлеге ел фасылына кагылышлы табышмакларга җаваплар да әйткәннәр, кыш турында сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләгәннәр, рәхәтләнеп күңел дә ачканнар. 

Каникул көннәрендә никадәрле матур әдәбият укулары хакында да сүз алышканнар, чөнки мәктәп тормышында бу да зур әһәмияткә ия. Әлеге сәяхәттән тирән тәэсирләр алган балалар хис-кичерешләрен һәм канәгать калуларын ­яшермәгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев