Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хөкем ителүчеләр кими төште

    Районның җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе узган елгы эшкә йомгак ясады.

    Аның хезмәткәрләренең төп максаты кабат җинаять кылуларны һәм исәптә торучы хөкем ителүчеләрнең хокук бозуларын булдырмау. 2013 ел буенча 225 кеше җәзага һәм иректән мәхрүм ителми генә җинаять-хокукый йогынты чараларына тартылган, бу 2012 елның шул чорына караганда 21 кешегә ким. Янә 140 кеше исәпкә куелган иде, шуларның 54е - сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителде. Профилактик исәптән 139 кеше төшерелде. 2014 елның 1 гыйнварына барлык категорияләр буенча хөкем ителгән 86 кеше җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясендә исәптә иде: мәҗбүри эшләргә - 10, төзәтү эшләренә - 12, шартлы хөкем ителүче - 56, шуларның дүртесе аерым бер вазифа биләү яки аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан колак какты, сигезе ирегеннән мәхрүм ителде.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 24 рейд үткәрелде. Район суды җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе филиалы юллаган 81 эшне карады. Хөкем ителгән 6 кешегә карата, исәптә торган, җинаять эше кузгатылды, вазифаи тикшерүләр үткәрелде. Сигез кеше социаль ярдәм алды - эшкә урнаштырылды.

    Нәтиҗәле профилактика һәм тәрбия эше алып барылды: укучылар һәм студентлар белән әңгәмәләр үткәрелде, хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырылды, балигълык яшенә җитмәгән балалары булган уңышсыз дип саналган гаиләләргә еш бардык. Узган ел прокуратура, полиция хезмәткәрләрен һәм психологларны чакырып исәпкә куелган хөкем ителүчеләр белән әңгәмәләр уздырдык. Профилактика максатларында алар катнашында биш ачык суд утырышы булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: