Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә илтүче юл
Районда алиментчы хатын-кызлар саны арта.
Алимент буенча хөкем ителүчеләр эскәмиясендә хатын-кызлар... Бу сүз акылга сыймаслык булып ишетелә. Алимент җәмәгатьчелек аңында гаиләсеннән киткән, балаларын ташлаган ир-ат образы белән бәйле. Әмма җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре алимент түләүче хатын-кызларның арта баруына инде гаҗәпләнмиләр. Бу шундый аналарның үзләрен дә борчымый, алар сабыйлары турында кайгыртуны әби-бабаларына йөклиләр, өлкәннәр дә юньсез балаларының хокукларын чикләүне һәм опекунлыкны үзләренә рәсмиләштерүне сорыйлар. Мәсәлән, район комиссиясе утырышында Б. авылыннан нишләргә аптыраган карчык килгән. Ул дүрт оныгына (олысына - 9, кечесенә - 3 яшь) ярдәм сораудан бигрәк, кызын, имеш апрель аенда юкка чыккан, табу юлларын эзләде, ә тегесе әнисе белән сөйләшүдән качып, СМСкалар гына җибәрә икән. Төрле банклардан әҗәтне түләүне таләп итеп килгән конвертлар да карчыкны хавага сала. Кызы, балаларын аз пенсия алып яшәүче, картайган ата-анасына калдырып, акча эшләргә дип билгесез якка еш чыгып китә икән, әмма сабыйлар аңардан бер тиен акча күрмиләр. Аталары да алар белән яшәми. "Югалган" ата-ананың дүрт балага булган хокукларын чикләү турында материаллар җыю эше башланды.
Менә башын-күзен буяган 20 яшьлек В., барсы да ирем белән бәхәсләшүдән килеп чыкты дип комиссияне ышандырырга тырыша. "Башка алай эшләмим", - дип, балалар кебек кабатлый ул. Аның кызы әбисе белән яши. "Менә эшкә урнашам да, яныма алдырам", - дип ант итә, тик үзенә яраклы эш кенә таба алмый икән. Гаилә, социаль яктан тотрыксыз буларак, ведомствоара исәпкә куелган. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегеннән кергән белешмәләр нигезендә "геройлар", ата-ана вазифасын үтәмәгәннәре өчен, административ җәзага тартылдылар - 100 сум штраф һәм кисәтү белән котылдылар. Бары шул.
Күпләр өчен хөкем эскәмиясенә юл шулай башлана. Район мировой судьясының быелгы карары - бер-берсенең күчермәсе кебек. Алиментчы хатын-кызларның уртача яше - кырык. Белемнәре - урта махсус. Барсы да аракы ярата. Эшләргә теләмиләр. Башчы авылыннан 1979 елгы ханым фермада бозау караучы булып барсыннан да күп - 28 көн эшләгән. Әхлаксыз тормыш белән яшәү җиңел һәм күңелле, күрәсең. Гаҗәпкә каршы, андый хәсрәт аналар төзәтү эшләренең иректән мәхрүм итү турындагы суд карары белән алыштырылуына да битарафлар, әйтерсең лә, колониягә түгел, ялга баралар. Тик менә шунда эләккәч, алар балалары алдындагы изге бурычларын, сабыена ӘНИ кирәклеген исләренә төшерерләр микән.Шикле...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.1900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз4600
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.4700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.6300
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп6500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстаннар кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.6700
-
15 гыйнвар 2021 - 07:58Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 06:55Байраш авылында "Чиста обелиск" акциясе узды Яшьләр авыл үзәгендәге сугышчы-якташларының обелиск территориясен кардан чистарттылар.6700
-
14 гыйнвар 2021 - 18:32Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.9000
-
14 гыйнвар 2021 - 16:34Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.10900
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
16 гыйнвар 2021 - 06:06Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшердеБәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.2800
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0893700
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.52400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика