Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук бозучы тәтешлеләр штраф “эшлиләр”

Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр уздыралар.

Ел башыннан районда алар тарафыннна 20 планлы һәм 19 планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Кешеләр тормышына һәм гомеренә куркыныч тудырган кайбер янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләргә административ штрафлар салыначак. "Тәтештәге 1нче урта мәктәпне уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуның бер очрагы да ачыкланмады", - дип хәбәр итте редакциягә Тәтеш районы буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дәүләт инспекторы Денис Сафиуллин.
Янгын часте телефонын исегезгә төшерәбез: 01, 2-51-92, 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев