Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә хәтер мәңгелек

Бакырчыда митинг мәктәп укучыларының парады белән башланып китте.

Анда җирлек башлыгы Наил Максудов, районнан килгән вәкил Равил Мөбәракшин, җирлекнең ветераннар советы рәисе Зиновий Морозкин, "Парадиз" ҖЧҖ җитәкчесе Юрий Краснов, "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаровлар чыгыш ясап, ветераннарны һәм җыелучыларны иң бөек көн белән котлап, сәламәтлек, җитешлек, илебез тынычлыгы хакына куйган батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Тыл эшчәне Гөлфия әби Якимова үз башыннан кичергән хәтирәләре белән уртаклашты.
Аннан соң мәктәп укучылары мәдәният йортында эчтәлекле концерт куйдылар.

Шундый ук митинглар Үтәмеш, Чагылдым, Чурапанда да булып үтте. Һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев