Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү бәйрәменә әзерлиләр

Соңгы көннәрдә Дан Монументы янында җанлылык хөкем сөрә. Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итүгә аның территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла.

"Тетюши-Зеленхоз" МУП эшчеләре һәйкәлнең тышкы ягын матурлау белән мәшгульләр - стеналарын чистарталар, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәре язылган мемориаль такталарны яңарталар, түтәлләрне чистартып, аларны чәчәкләр утыртырга әзерләп куйганнар. Сугышчы-интернационалчылар һәйкәле тирәсенә миләш куаклары утыртылачак.

Техника гөрелтесе тынып тормый. Монумент территориясеннән бетон блокларны алалар һәм шуннан соң анда брусчаткалар җәячәкләр.

Дан Монументы территориясен төзекләндерү мәсьәләсе район башлыгы Валерий Чершинцев контрольлегендә. Биредә үткәрелгән планеркада кайбер службаларга эшләр йөкләнгән. Шуңа да тиздән без әлеге изге урынны тагын да матур итеп күрәчәкбез, сугышны китаплардан һәм кинолардан гына түгел, ә үз башларыннан кичергән өлкән буын тәтешлеләрне бу бигрәк тә сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев