Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җиңү көне – халык тантанасы

    Бу көннәрдә районыбыз җирлекләрендә яшәүчеләрнең күңелләре шатлык хисе белән уралды. Авылларда, мәктәпләрдә узган чаралар моның ачык дәлиле булып тора.

    Һәйкәл ачылуга бик тә сөенделәр
    Җиңү көнендә Тәтеш районы Түбән Тарханда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл ачтылар.
    "Халык җыенын үткәреп, аның урынын бергәләшеп, киңәшләшеп билгеләдек. Һәйкәл авыл үзәгендә, заманча итеп эшләнде. Тирә-ягына матур итеп плитәләр җәйдек, киләчәктә агачлар утыртырга ниятлибез. Башта авыл кешеләре җыелып нигезен салдылар, аны төзүдә кемнең хәленнән килә, 15ләп кеше, барсы да бик теләп катнашты. Авылдашларыбыз эшкуарлар Җәүдәт Абдархманов, Дамир һәм Әмир Шәйдулловлар, "Татартсан" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов, Ринат һәм Рамил Абдрахмановлар, Мәүлет Хәбибуллин, Геннадий Потапов транспорт белән хәйрия ярдәме күрсәттеләр, халыктан җыелган үзара салым акчасының берникадәре тотылды. Ярдәм итәргә теләүчеләр хәзер дә бар. Алар биргән средствога мәчетне, буаны һәм авыл урамындагы коены чистартырга планлаштырабыз. Билгеле инде, түбәнтарханлылар 70 ел булмаган һәйкәл ачылуга бик сөенделәр. Сугышта һәлак булган якыннарыбыз каберенә килгән кебек киләчәкбез. Бу барыбыз өчен күптән көтелгән вакыйга, диләр алар. Аны ачу тантанасына авыл халкы җыелды һәм читтә яшәүчеләр дә кайттылар ", - диде, шатлыгы белән уртаклашып, Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдар Шәмсетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: