Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җиңү көне хатирәсе

    Олы Тарханда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә оештырылган митинг күңелемдә тирән тәэсирләр калдырды.

    Аны ачып җибәргән авылдашыбыз Фәрит Әбделвәлиев җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезнең имин булуын, сәламәтлек теләде. Сугышчан якташларыбыз истәлегенә Мемориаль такта ачу тантанасы бик күркәм узды.
    "Колобок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар матур концерт күрсәттеләр. Ул да түгел мәктәп укытучылары белән укучылар да килеп кушылдылар. Алар әзерләп килгән номерлар һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Укытучылар Гөлсем Фәткуллина, Гөлсем Хәлиуллова, Венера Кәлимуллина, Саҗидә Мохтарова, Ирек Багатиевлар куйган театральләштерелгән күренеш йөрәкләрне сыкрандыр­ды. Ветеран-укытучы Өммелхәер Вафина сугыш елларында үткән балачагы турында сөйләде. Мәктәп коллективының бердәм булып, авылда узган чараларда актив катнашулары, эчтәлекле шигырьләре, җырлары сокланырлык.
    Аннан таралышканда җыелучыларның барсы да бер теләктә булдылар, ул елларны хәзергеләр күрмәсен, дөньялар тыныч булып, иминлектә яшәргә язсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: