Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме, сатып алучы канәгать булсын

    Тәтеш районында кибетләр җитәрлек, сәүдә көндәшлеге зур, һәм тәтешлеләрнең әйбер сатып алыр өчен кайда йөриячәген күп яктан сатучылар билгели.

    Оешманың яки инде эшкуарның керем дәрәҗәсе аларның эшләү сыйфатыннан тора.

    Бары тик үз эшенең остасы гына төплелеге, тиз башкаручанлыгы һәм әдәпле аралашуы белән сыйфатны тәэмин итәргә мөмкин.

    Район гәҗите хәбәрчеләре туг­ры дусларыбыз ярдәмендә шундый кешене табу максатын куйдылар һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге безнең төркемдә, Инстаграмда “Тәтеш районының иң яхшы сатучысы” темасына сораштыру үткәрде, ул июнь аенда берничә көн дәвамында барды.

    “Иң яхшы” исеменә дәгъва итүчеләр күп булды, шулай да, яшьләр аудиториясе бу юлы 
    иң күп активлыкны күрсәтте, һәм нәтиҗәдә Екатерина Кар­пова, Ирина Хураскина, ­На­талья Минкина алдынгылыкка ­чыкты.

    Журналистларга алар белән аралашырга һәм ничек яшәүләре, эшләүләре турында берникадәр белергә насыйп булды.

    Екатерина Карпова, Кече Шәмәк:
    “Мин Олы Шәмәк авылында тудым, 9нчы сыйныфтан соң һөнәр училищесына укырга кердем дә 4нче разрядлы повар белгечлеген алып чыктым. Балалар бакчасында 6 ел кече тәрбияче булып эшләдем һәм һөнәремне алыштырырга уйладым, моңа һич кенә дә үкенмим. Менә инде 5 ел кибеттә эшлим: сатучы булып урнаштым, хәзер – өлкән сатучы. Сатып алучылар кибеткә кабат бик теләп килсен өчен, безнең һөнәрдә ягымлы, мөлаем булу мөһим. Сатып алучының кибеттән азык-төлек белән тулган сумка күтәреп чыгып китүе ошый.

    Эшемдә иң әһәмиятлесе – игелекле һәм намуслы булу. Кешеләр чиратта озак басып тормасын өчен, сайларга булышу, башкаларның вакытын сарыф итмәү, тиз хезмәт күрсәтү кирәк. Клиентлар төрлечә була, һәркайсының җаена яраклашырга тырышам. Безнең коллектив бик тату. Эшем миңа канәгатьлек китерә: бары тик хезмәт хакы гына түгел, шулай ук яңа кешеләр дә, яңа танышулар да, аралашу. Шулай итеп, иртәдән кичкә кадәр барлык эш дәвамында күтәренке рухта буласың, әлеге һөнәрне тыныч холыклы һәм нервалары нык булган кешеләргә сайларга киңәш итәм.

    Эштән соң мине яраткан гаиләм каршылый, көнем ничек узуын сорашалар. Эшләү тәртибем 2 көн аралаш, бик уңайлы: өйдә булганда хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, икмәк пешерергә, якыннарымны камыр ризыклары белән сыйларга яратам. Ирем җирлектәге авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли, без инде 17 ел бергә гомер кичерәбез, ике бала тәрбиялибез: улыбызга – 15 яшь, кызга – 12.
    Сатып алучылар эшемне югары бәяләүләре сөендерә, мин аларны яратам. Үземнең йортымны, гаиләмне, авылымны яратам”.

    Ирина Хураскина, Кече Шәмәк:
    “Сатучы булып бер елдан артыграк эшлим. Моңа кадәр мин аз эшләдем, шулай ук әлеге өлкәдә. Һөнәрем – “кулланучылар товарларының сыйфат эксперты”.
    Кибеткә мине авылыбызның хөрмәтле кешесе Алефтина Исаева тәкъдим итте, хәзер инде ул исән түгел. Башта миңа кыенрак булды, чөнки тәҗрибә аз иде, әмма өлкән сатучы, аның исеме Людмила Зайцева, мине барысына да өйрәтте. Людмила Ивановна 20 елдан артык эшли, ул яхшы остаз, мин аңа бик рәхмәтле.

    Сәүдә өлкәсендә эшләүче кеше аралашучан, теләсә нинди хәлдә дә кешеләр белән ягымлы булырга тиеш. Миңа хезмәтем ошый, сатып алучылар белән ихластан аралашам, аларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын аңлап, кирәкле әйберләрен сайлауда бик сөенеп ярдәм итәм. 

    Кешене аңлау бик мөһим, чөнки кайчакларда бер­ишләре бары тик сөйләшер өчен генә дә килә”.

    Наталья Минкина, Тәтеш:
    “Һөнәрем буенча мин мәктәп­кәчә яшьтәге белем бирү педа­гогы, Казанда эшләдем. Кияүгә чыктым һәм Тәтешкә күчендем. Социаль хезмәткәр булып эшләдем, ә 2004 елда ирем белән үз бизнесыбызны ачарга булдык. Мин бүлмә үсентеләрен бик яратам, алар ул чакта сатуда аз иде, ә безнең ниндидер яңаларын, экзотикларны булдырасы килде. Без үсемлекләр белән мавыктык һәм чәчәкләр кибете ачарга уйладык. Дима хәтта әлеге эштә күбрәк кызыксынучанлык күрсәтә. Уй-теләкләребез тормышка ашты, барысы да уңышлы башкарылды – гаилә бизнесына быел 16 ел.

    Чәчәкләр кибетендә барлык төп хезмәт сатучыга йөкләнә. Ул, чәчәкләр белгече буларак, чәчәкләрнең төрен, саклану нечкәлекләрен, киселгән үсентеләрне карап торуны белергә, ягымлы, мөлаем, килгән һәркемнең җаена яраклашырга тиеш. Без фан­тазияләребезне башта гөл­ләмәдә яки компози­ция­ләрдә чынга ашырабыз, ә аннары сатып алучыларыбызга тәкъдим итәбез һәм сатып алучының елмайган йөзен күргәч сөенәбез, димәк, бәйрәм матур булачак.

    Эшебездә иң әһәмиятлесе – кешеләргә шатлык китерү, үзеңнең шөгылеңне ихластан ярату”.   

    фото предоставлено участниками опроса
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: