Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Идеяне чынга ашырып

    “Миләшкәй” балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәгеләрне менә инде 37 ел каршылый, әлеге еллар эчендә мәктәп бусагасыннан атлап керер өчен аның диварларыннан дүрт меңнән күбрәк сабый чыгарылган.

    (Тәтеш, 1 июль, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА (автор фотосы).Балалар бакчасының тормышы һәм казанышлары турында без аның мөдире Татьяна Лубганс белән әңгәмә корабыз.

    – Татьяна Николаевна, балалар бакчасы бинасына керү юлында сездә тәрбияләнүчеләрнең әти-­әниләре белән очрашкан вакытта алардан сезнең коллектив адресына бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Ике бала анасы Крис­тина Похлебкина болай дип билгеләп үтте: “Балаларым бакчага шатланып баралар, биредә аларның һәр көне тирән тәэсирләргә тулылана, игътибарлы тәрбиячеләр җитәкчелегендә нарасыйларым уен төрендә дөньяны танып белергә өйрәнәләр”. Бу балалар бакчасы коллективы хезмәтенә иң югары бәядер, мөгаен. 

    – Мондый җылы теләкләрне ишетү бик тә сөендерә. Балалар бакчасы коллективының барлык эшчәнлеге сабыйның шәхесен үстерүгә юнәлтелгән, һәм моңа бездә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре актив ярдәм итә. Балалар бакчасында 6 төркем эшли: 5 яшь төркемендә һәм төрле яшьтәгеләрнең бер татар төркеме, аларда 120дән күбрәк сабый тәрбияләнә. Коллективта 35 кеше хезмәт куя, алар үзләренең барлык иҗади уй-ниятләрен бик теләп тормышка ашыралар һәм бербөтен булып, бер-берләрен үзара тулыландырырга тырышалар.

    – Балалар бакчасы коллективы эшенең төп юнәлеш­ләре нинди?

    – Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен профилактикалау балалар бакчасы эшендә 2009 елдан алып өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге хезмәт вакыты эчендә безнең тарафтан бу юнәлештә бай тәҗрибә тупланды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез – юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтәбез” программасы һәм “Балаларны юлларда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әкият терапиясе буенча дәресләр циклының “Галим Мәче әкиятләре” дигән эш тәҗрибәсе материаллары ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге рецензия­сен алды һәм Татарстан Республикасы, Ульян, Самара, Мәскәү өлкәләренең мәктәпкәчә учреждениеләрендә эшләр өчен таратылды. Ә безнең табыш – белем-пазл балалар бакчаларындагы педагогларга мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итеп, бөтен республика буенча җәелдерү. “Яшел ут-2014” балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча респуб­лика бәйгесендә җиңү мөһим бүләк булды. Без мәктәпкәчә яшьтәгеләрне милли мәдәнияткә тарту буенча да актив эш алып барабыз, эш тәҗрибәсеннән рецензияләнгән  методик алымнар бар. Татар төркеме тәрбия­челәре тарафыннан инде икенче ел рәттән татар телле тәрбиячеләр өчен “Татар теле – туган телем” дигән район бәйгесе планлаштырыла һәм үткәрелә.

    – Балалар бакчасы территориясе һәм бинасы бик пөхтә, һәрбер бүлмә, коридор, фойе кул эшләнмәләре, заманча төрдәге сәнгать әсәрләре, интерактив әйберләр белән бизәлгән. Биредә балаларга ничек күңелле булуын күз алдына китерәм.

    – Әйе, безнең балалар бакчасы учреждениесендә сабыйларны тәрбияләү һәм өйрәтү өчен барлык шартлар тудырылган, рес­публика программасы буенча 2016 елда ясалган капиталь ремонт та моңа йогынты ясады. Балалар өчен музыка-спорт залы, ЮХК һәм татар теле буенча бүлмәләр, бездә тәрбияләнүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре бу­енча гаилә хезмәтләре белән мини-музей эшли, тематик стендлар һәм күргәзмәләр, мобиль автошәһәрчек, алынган һөнәрләрне ныгыту өчен шәһәр урамнарына охшатып яс­алган әйберләр гамәлдә. Күргәзмәләр даими рәвештә яңартыла, ә мини-музей яңа экспонатлар белән тулыланып тора.

    – Сез ата-аналар белән тыгыз элемтә булуны билгеләп үттегез. Тулырак итеп сөйләсәгез иде. 

    – Тәрбияләнүчеләрнең ата­-аналары – безнең төп ярдәмчеләр! Алар безнең идеяларны һәм планнарны тормышка ашырырга булышалар: флешмобларда, экскурсияләрдә, дә­ресләрдә, семинарларда, шимбә өмәләрендә, күргәзмәләр һәм костюмнар әзерләүдә катнашалар, шулай ук, балаларны бәйгеләрдә хуплар өчен, “Виктория” фестиваленә, “Йолдызлык”ның район һәм зона этапларына, “АRТ-БУА” төбәкара бәйгеләренә ерак араларны үтеп баралар. Исәпләп үтелгән барлык бәйгеләрдә безнең сабыйлар призерлар һәм дипломантлар булдылар.

    – Балалар бакчасы коллективының эшчәнлек нә­­ти­җәсе хезмәтнең сис­темалы башкарылуын, педагогларның даими рәвештә үзлегеннән укып белем алулары турында нәтиҗә ясау мөмкинлеген бирә.

    – Әлбәттә, тәҗрибәсез һәм алгарышсыз педагоглардан башка мондый максатчанлыкка юнәлдерелгән тырыш хезмәт була да алмас иде, ә моны нибары 15 кеше эшли. Мин кемнедер аерып әйтә алмыйм, чөнки бездә барысы да бик яхшы хезмәт куя. Безнең педагоглар “Ел тәрбия­чесе” һөнәри бәйгесендә ел саен зона этабында эш тәҗрибәләрен күрсәтеп, җиңүчеләр исәбенә чыгалар, ә 2016 елда район тарихында тәүге тапкыр безнең педагог районны республика бәйгесе финалында тәкъдим итеп, аның лауреаты булды. “Яшел ут” республика бәйгесендә педагогларыбыз балалар бакчасын һәр ике ел саен лаеклы тәкъдим итәләр. Безнең педагог 2018 елда шулай ук район һәм зона тарихында беренче тапкыр әлеге бәйге лауреаты булды.
    Эшләү дәверендә балалар бакчасының казанышлары шактый, әмма алда тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар. Отпусклардан соң сентябрьдә янә балалар бакчасында җыелышачакбыз һәм чираттагы идеяләрне тормышка ашырачакбыз, ә алар бик күп...
     

    – Рәхмәт.     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: