Җиңелмәс Ленинград
Ленинград камалышы – 900 көн ачлык, суыклар, үлем, бомбага тотулар, илнең төньяк башкаласы кешеләренең төшенкелеге һәм батырлыгы безнең ил тарихындагы героик һәм фаҗигале сәхифәләрнең берсе булып тора.
(Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Нюрнберг процессында Ленинград блокадасында 630 меңнән артык ленинградлының ачлыктан һәм михнәтләрдән үлүе әйтелгән.
Немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә батырлык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен Ленинград Ленин ордены белән бүләкләнгән һәм “Герой шәһәр” дигән мактаулы исемне алган.
Истәлекле дата алдыннан районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә, Тәтеш ягы тарихы музеенда, район китапханәләрендә Ленинград блокадасына багышланган чаралар уза. Тәтешлеләр герой якташларыбызны – герой шәһәрне саклаучыларны: Кече Бисәрдән Арсентий Манюгин, Олы Тарханнан Галимҗан Чумарин, Чинчуринодан Анатолий Климашин, Долиновкадан Юзефа Колсанова, Удельное-Нечасоводан Петр Кузякин һәм башка бик күпләрне кабат искә алалар. Кемдер исән калган, кемдер Ленинградны фашистлардан саклаганда һәлак булган. Исән калучыларның истәлекләре бәяләп бетергесез.
Монастырскийдан Александр Денисов 55нче армиянең укчылар ротасында хезмәт иткән. 1941 елның сентябреннән 1943 елның уртасына кадәр дошман камалышында булган. Ветеран хатирәләре буенча, Ленинградны берөзлексез бомбага тотканнар. “Ут, су, җылылык булмады. Халыкка карточкалар буенча 125 грамм кушылдыклардан пешерелгән ипи бирделәр, – дип сөйләгән ул. – Кешеләр фатирларда, урамнарда өшенеп үлде. 41нче елның сентябрендә күкрәк читлегем кыйпылчык белән яраланды, ул гомерлеккә шулай калды. Госпитальдә ике ай дәваланганнан соң, 268нче укчы дивизиянең беренче взвод командиры буларак автомат ротага җибәрелдем. Без Ленинград – Шушары – Колпино оборона линиясен сакладык. Солдатлар ипи алалар, аны шырпы тартмасы зурлыгында җеп белән кисәкләргә бүләләр иде”.
Бу 1942 елның 12 августында Кара елгада була. Александр Григорьевич разведкага беренче булып барырга карар кыла. Бәрелеш вакытында аяклары яралана. Ленинград эвакогоспиталендә аның сул аягын кисәләр. Ул “Тормыш юлы” белән эвакуацияләнә һәм Молотов (Пермь) шәһәренә дәваланырга җибәрелә. 1943 елда туган йортына кайта һәм тиз арада тракторга утыра.
Бүгенге көндә районда Ленинград өчен сугышта катнашкан Иван Николаевич Авдонин белән камалыштагы Ленинградта яшәгән Зинаида Харитоновна Бибина гына исән-сау. Аларның батырлыгына, кыюлыгына һәм рухи көченә сокланмый мөмкин түгел.
– Урюмда тудым. 4 яшемдә чакта, 1940 елда, халыкны планлы күчерү буенча гаиләбезне Карел-Фин ССРга җибәрделәр. Сугыш башланганда без Ленинградта идек. Әни сөйләвенчә, 1941 елның 15 октябрендә әтиемнең Ленинградны сакларга киткәнен беләм. Шәһәр камалышта иде, – дип сөйли Зинаида Харитоновна. Әнисе белән аңа камалышта калган Ленинградтан чыгу насыйп иткән, аларны көньякка җибәргәннәр, аннары алар Урюмга кайтканнар.
Иван Авдонинга сугышның барлык михнәтләре – үлем, ачлык, яралану, суыклар, баткаклык – белән йөзгә-йөз очрашырга туры килгән...
– Мин зенит бронепоезды составына билгеләндем. Кием, җиде кешегә бер винтовка, унбиш патрон, өч каска бирелде.
Паровозчылар болай диделәр: “Ярославльне уздык, Рыбинскины уздык, димәк, Иделне чыгабыз, ә анда юл бары тик Вологдага гына бара”. Барысы да сизенделәр... Димәк, Ленинградта һөҗүм булачак. Декабрьдә Тихвинга барып җиттек. Тихвин – соңгы зур станция, фронтка җитәрәк ундүрт запас юл, аннары инде юл юк. Төнлә белән Вологдага барып җиткәч, мине чакыртып алдылар да: “Штабка, шәһәргә командирларны озатып йөриячәксең”, – диделәр. Фронттан алгы сызык, тылга алгы сызык кырык чакрым. Юлның кечкенә урыннарына каланчалар куелган иде. Анда кызлар пулемет белән кизү тордылар. Чөнки фронттан самолетлар оча һәм алар хәрәкәтне туктату өчен юлны бомбага тоталар иде. Ә сугыш вакытында юллар юк, тимер юллар гына иде.
Бер көнгә 2 кипкән ипи кисәге бирделәр. Өшегән бәрәңге һәм чөгендер ашадык…
Кешелек дөньясына шулкадәр газаплар китергән сугышны беркайчан да онытырлык түгел. Без кичергәнне кешеләр беркайчан да күрмәсен иде дип телим. Тынычлыкның кадерен белегез! – ди Иван Николаевич.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз