Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек яхшылык булып кайта

Сания дус һәм эш сөючән гаиләдә үсә. Әти-әниләре - Сөендек авылының гади эшчәннәре - кызларын башка һөнәрдә күз алдына да китермиләр: ул балачактан ук медицина хезмәткәре булу, кешеләрне дәвалау турында хыяллана.

"Безнең авылда егетләрнең барсы да - ветеринар, ә кызлар шәфкать туташы һөнәрен сайладылар, - дип искә ала Сания Сәмерханова. - Әйтерсең лә бу алдан ук хәл итеп куелган мәсьәлә".

Буа медицина училищесын уңышлы тәмамлагач, яшь белгечкә Бидәңге фельдшерлык-акушерлык пунктын тапшыралар. Биредә эшли башлау­га Сания үзенең һөнәр сайлауда ялгышмавына төшенә. Эшен ярата. Кешеләргә файда китерү, аларның авыр хәлләрен җиңеләйтү үз көченә ышаныч уята.

Вакытлар үтү белән шәһәргә күчәргә карар кыла. Һәм, күрәсең, язмыш та аны шушы адымга этәргән: Ульяндагы медсанчастьта, ул анда белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә, Чүпрәле районы егете Рәис белән таныша һәм күпмедер вакыттан аның тәкъдимен дә кабул итә. Ә менә кызлары Гөлназ Тәтештә туа, чөнки яшьләр туйдан соң бирегә күчеп киләләр. Эшсез торырга өйрәнмәгән Сания өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү буенча эшли башлый. Вакытлыча гына дип уйлый, әмма өйгә барып махсус ярдәм күрсәтү бүлегенә шәфкать туташы итеп күчерелгәч, анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышалар, ул башка вариантларны эзләп тә тормый. Медицина белеме, эш тәҗрибәсе, пенсионерларның сәламәтлекләре, тормышлары һәм киләчәк язмышлары өчен җаваплылык аңа ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр белән тыгыз элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Һәм менә 20 елдан бирле ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бердәм коллективында.

Саниянең хатын-кыз бәхете гаиләсен яратуга, хезмәттәшләренең хөрмәтенә, кешеләргә файдалы булуын аңлауга нигезләнгән.

- Эшегездә иң катлаулысы нәрсә?

- Кешеләргә ияләшү, - дип җавап бирә, уйлап та тормастан, Сания.

- Иң авыры нәрсә?

- Аларның бакыйлыкка күчүләре.

Аянычка каршы, вакыт дигәнең котылгысыз, һәм сиңа туганың кебек булган кешеләрне алып китә.

Сания Сәмерханова карамагында 15 кеше, һәркайсының үз тарихы һәм холкы. Күпләренең социаль һәм медицина проблемалары үзара бәйләнгән. Ялгыз пенсионерлар - аерым игътибар таләп итәләр: алар кайгыр­тучанлыкка һәм игътибарга, рухи һәм психологик ярдәмгә мохтаҗлар. Һәркайсы үзенчәлекле. Әмма Сания ханым һәрберсе белән сабыр гына, ягымлы итеп сөйләшә, аларны тыңлый белә һәм булыша. Ул көн саен Камайдан алып Көньяк урамына кадәр юл уза, һәр йортта аны көтеп алалар. Медицина хезмәткәре булганы өчен генә түгел, балалары, оныклары турында ихластан сөйләшерлек, проблемалары белән уртаклашырлык, кирәк чакта киңәшләшерлек якын кеше буларак та. "Үзебез дә нинди дә булса зирәк киңәш бирер өчен", - диләр ирле-хатынлы Ермолаевлар, мин Сания Мидхәт кызын аларда очраттым. "Сания безнең гаилә әгъзасы кебек. Кайгыртучан, олы җанлы, игътибарлы. Барсын да ихластан эшли", - Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Степановичның бу сүзләре шәфкать туташының кешелеклелеген тулысынча ачып бирә, аңардан да мәгънәле итеп әйтеп буламы икән?!

"Егерме ел эшләү дәверендә Сания Мидхәт кызы үз карамагындагы өлкәннәрдән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетә. "Сизгер, үз эшенең остасы, олы җанлы"... пенсионерларның үз шәфкать туташына хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы - аның бердәнбер бүләге генә түгел, намуслы хезмәте өчен ул җитәкчелекнең дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, - дип сөйли бүлек мөдире Марина Земкова. - Сания һәркем өчен янып-көя, яшь хезмәттәшләренә бәяләп бетергесез булышлык күрсәтә, үзенең бай эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Аның йөрәк җылысы, кайгыртучанлыгы һәм игътибары барсына да җитәрлек. Ирле-хатынлы Сәмерхановларның гаиләсе дә кунакчыллыгы белән аерылып тора".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X