Игелек – тузмый торган хәзинә
Безнең, өлкәннәрнең бик аз гына яхшылыкка һәм игелеккә дә күңелебез була.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Рәшидә Гайнуллина, Алабирде авылы). Кар мул яуган көннәрдә Алабирде мәктәбе укучылары буш вакытларында, без иртән йокыдан торуга өлкән кешеләр: Роза Нәҗмиева, Рәшидә һәм Рәфыйк Низаметдиновлар, Фатыйма Фәтхуллина, Әлфинур Шәрәфиеваның капка төпләрен чистартып куеп, күңелләребезне сөендерделәр.
Әлеге мәрхәмәтле гамәлне башкарган бертуган Әлфис һәм Илназ Җәләлиевлар, Илсаф Абдуллин, Рәсим Галиәкбәров, Илдар Заһидуллин укуларында уңышларга ирешсеннәр. Теләгебез шул: һәрвакыт шулай шәфкатьле булсыннар, имтиханнарын бишле билгесенә генә тапшырсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев