Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле ниятләр белән

Иҗтимагый совет 2011 елгы эшенә йомгак ясады.

Тикшерелгән мәсьәләләр арасында - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт һәм техника хәвефсезлеген саклауның торышы, урамнарны яктырту, дарулар белән тәэмин итү, юл хәрәкәте иминлеге, җәйге ял проблемалары, демография, милләтара мөнәсәбәтләр һәм башкалар. Тикшерү өчен материаллар торак пунктларга чыгып әзерләнгән, гражданнар арасында сораштырулар уздырылган. Иҗтимагый совет әгъзаларының ниятләре игелекле булса да, алар еш кына халыкның проблемаларын хәл итәргә тиешле җитәкчеләрдә аңлау тапмаганнар. Совет рәисе Николай Кузин билгеләп үткәнчә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Урманов Любимовкадагы җир күперне төзек­ләндерү мәсь­әләсен хәл итмәгән, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Валерий Рыжовтан да җавапны ике ай көткәннәр, ЮХИДИ, мәдәният бүлеге һәм башка хезмәтләр дә җаваплылыклары белән аерылып тормыйлар.

Гражданнар күтәргән күп кенә мәсьәләләрне хәл итү, дип басым ясады докладчы, иҗтимагый советның хакимият органнары белән үзара эшчәнлегенә бәйле. Түрәләр түгел, ә үз районына хезмәт итүче хезмәткәрләр кирәк. Советның барлык чаралары социаль хәлне күз уңында тота һәм халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Дан Монументы янында тәртип урнаштыру, юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләре моңа мисал булып тора. Кешеләрне барыннан да күбрәк ТКХ тарифлары, эшсезлек, хокук тәртибенең торышы борчый. Докладны тикшерүдә советның күпчелек әгъзалары катнаштылар, аны яңа инициативалар белән тулыландырдылар.

Николай Артемьев утырышта катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцевның игътибарын Тәтештә морг булмауга һәм табиб­ларның җитешмәвенә юнәлтте. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсь­әләсен җентекләп тикшерүгә карамастан, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмады, дип билгеләп үтте Геннадий Королев: тиешле урыннарга "зебралар", юлларга "бусагалар" ясарга кирәк, тизлек режимы үтәлми, тротуарлар әйбәтләп чистартылмаганлыктан, кешеләр юлдан йөрергә мәҗбүрләр.

Совет карарларын үтәсеннәр өчен хакимият белән үзара аңлашуга ирешү зарур. Райбашкарма комитеты җитәкчесе җәмәгатьчеләрне тротуарларны чистарту өчен техника булачак дип сөендерде, ә иҗтимагый совет карарлары астына, алар үтәлсен өчен, үз имзасын куярга да әзер булуын әйтте.

Докладны тикшерү барышында билгеләп үтелгәнчә, аянычка каршы, инвалидларны дарулар белән тәэмин итүдә үзгәрешләр юк (Нина Панягина), футбол, көрәш һәм туризмны җәелдерү өчен шартлар кирәк (Олег Евсеев), чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Вериалов районда яшәүче халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча этноүзәк булмауга борчыла һәм ул мәктәп базасында, мәсәлән, Пролей-Кашада балалар өчен лагерь оештыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Алар күтәргән проблемаларның төрлелеге һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен үз дигәннәрендә нык торулары иҗтимагый советка бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, район язмышына битараф булмаган кешеләрнең җыелуын раслый.

Эшкуар Володар Тимофеев район бюджетына салымнар җыю буенча тәкъдимнәр кертте, татар мәктәбе директоры Асия Ибраһимова авыл мәдәният учакларының тиешенчә җиһаз­ландырылмавына борчылуын белдерде. Районда мордва милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге советы рәисе Сергей Сумбаев совет составына авыл вәкилләрен дә кертү зарурлыгын тәкъдим итте. Район читендәге торак пунктларның (Бессоново, Югары Тархан) халыкны күпләп югалтуларына күз йомарга ярамый, дип басым ясады ул, болай булса, тулы бер авылларның юкка чыгуы ихтимал. Һәм бу - тикшерү, карарларны район дәрәҗәсендә кабул итү өчен мөһим тема.

Иҗтимагый совет әгъзалары ел әйләнәсе, гражданнар советка мәрәҗәгать иткән проблемаларны чишүдә һәм, аларны барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр хәл итәргә тиешлеге көн кебек ачык булса да, халыкка булышлык күрсәтергә омтылып, тулы көчкә эшләгәннәр. Валерий Чершинцев аларның керткән өлешләрен бәяләп, үзенә совет ярдәме - "башлык һәм халык арасында күпер" - кирәк булачагын һәм советны эш белән тәэмин итәчәген әйтте. Шулай ук җитәкчеләрнең барлык тәкъдимнәрне үтәүләренә булышлык күрсәтәчәк.

Утырышта яңгыраган барлык мәсьәләләр һәм тәкъдимнәрне район җитәкчелеге контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: общество