Игелекле гамәлләр
Түбән Тарханда волонтерлык акциясе кысаларында “Чиста чишмәләр” экология чарасы оештырылган.
Авылның бер төркем хатын-кызлары – Данирә Кәримова, Зәйнәп Галиева, Рәшидә Ефимова, Флюра Фәттахова, Гөлсара Шигарева, Гүзәл Шәмсетдинова – чишмәне ләмнән чистартып, тирә-ягын тәртипкә китергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар.
“Бик зур эш башкардык, хәзер инде табигать һәйкәленең чисталыгын һәм тәртипне генә саклыйсы калды. Кешеләр дә чишмәләргә карата игътибарлы булсыннар иде”, – диделәр игелекле гамәлне башкаручылар.
Авылның мәдәният хезмәткәрләре Миңзифа Галиуллова белән Гүзәл Шәмсетдинова да авыл балалары белән берлектә “Без сәламәтлекне сайлыйбыз” дип исемләнгән чара уздырганнар.
“Урамда очраган ир-егетләргә тәмәкенең сәламәтлеккә никадәрле зыян салуы хакында язылган белешмәлекләр тараттык. Бу дөньяда аңардан да кадерле берни юк. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, яман гадәтләрдән арыну зарур”, – дигән теләкләрен ирештерделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев