Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар кирәк

Тәтеш шәһәренең Көньяк урамында, 10нчы йорт янәшәсендә,  гражданнарның үзара салым акчасына күптән түгел балалар мәйданчыгы ясап куелды.

(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Наталья Дубкова). Тәтеш шәһәренең Көньяк урамында, 10нчы йорт янәшәсендә,  гражданнарның үзара салым акчасына күптән түгел балалар мәйданчыгы ясап куелды. Бала-чагалар моңа бик сөенде. Әмма, сабыйлар төрле җәрәхәтләр алмасын өчен, мәйданчык төзелешенә билгеләнгән җир кишәрлеге чокырларсыз – тигез, ә мәйданчык – бәрелүдән зыян килми торган өслек белән җиһазланган булырга тиеш.

Яктырткычлар буенча да сораулар бар. Хәзер тиз караңгылана, балалар мәйданчыгында яктылык җитәрлек түгел. Ата-аналар сабыйларының тулысынча куркынычсызлыгына ышанычлы булсыннар иде диясе килә.
   

“Барлык сораулар буенча алга таба да эшләячәкбез һәм тәртипкә китерәчәкбез”, – дип җавап бирде безнең мөрәҗәгатькә шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Гарифуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев