Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Игътибардан кадерле нәрсә бар

    Өлкәннәр көне – матур һәм якты бәйрәм.

    (Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин беренче бәйрәм көнендә “көмеш яшьтәге” кешеләр белән очрашты. Авыл хуҗалыгы техникумы, гражданнарны яклау көллияте, шәһәрдәге 1нче, 2нче мәктәпләр, кадет мәктәп-интернаты, Людоговка микрорайоны, Олы Шәмәк мәдәният йортындагы чәй табыны артында барган аралашу өлкән яшьтәгеләргә районыбызны үстерүдә: сәламәтлек сак­лау, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләреннән башланып китте. “Бу бәйрәм – шактый авырлыклар күрергә туры килгән өлкән буынга тиеш­ле хөрмәт һәм ихтирам билгесе, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы, очрашуларның берсендә. – Безнең өчен куйган хезмәтләрегез өчен сезгә түбәнчелек белән баш иябез!”
    Кунаклар җыелучыларга сәламәтлек, рух нык­лы­гы, якыннарының кайгыр­туын тоеп яшәүләрен те­лә­деләр. 
    Тәтешлеләр өчен сый-нигъ­­мәт тулы табын белән бергә, музыкаль программа да әзерләнгән иде. 
    Районның мәдәният учреж­де­ние­ләре хез­мәт­кәрләре, үзешчән һә­вәс­кәрләр, талантлы мәк­­­тәп укучылары һәм сту­дент­лар күңелләргә хуш килерлек җырлары, ши­гырьләре, биюләре белән пенсионерларны яшь­лекләренә, аларның хезмәт куйган вакытларына, гаилә корган һәм балалар үстергән чакларына алып кайтты.

    “Бүгенге көндә яхшы тормышта яшибез! Безнең барысы да җитеш, өстәлдә һәрвакытта икмәк һәм җаныбыз теләгән ризык бар. Ә шәһәребез ничек итеп көннән-көн матурлана, курортка охшаш җирдә гомер кичерәбез!” – дип уртаклашты хезмәт ветераны Мария Трифонова.

    Элекке хезмәттәшләр, дус­лар, танышлар белән очрашу һәркемнең күңелендә аралашу шатлыгы һәм рух күтәренкелеге булып бик озакка кадәр сак­ланыр.

    Аеруча да нык игътибар таләп ителүчеләр, өйләреннән чыгу мөмкинлеге бул­маган пенсионерлар да игъ­тибардан читтә калмаячак­.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: