Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Их, күңелле дә соң...

Келәштә үзенчәлекле чара – Тау бәйрәме оештыр­ганнар. Бу хакта без келәшлеләрнең үзләреннән ишетеп белдек.

(Тәтеш, 16 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина).
“Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә, ел саен авылның Комсомол урамына, халык телендә ул “Миром” дип йөртелә, теләге булган һәркем җыела. Алдан ук хәбәрен дә таратып куябыз, әлбәттә. Бу юлысында Люция Сәлаховалар гаиләсе тау битенә чыршы бизәп куйган иде. Кичке караңгы төшкәч барыбыз да шунда юл тоттык. Хәбир абый Ахманов самавыр кайнатты, уңган хуҗабикәләр төрле ризыклар: юка, коймак, кабартма, пирог, хәтта күмердә тәгәрәтеп пешергән чикмәнле бәрәңге дә алып килде. И-и-и, кызык булды шундый”, – дип кичерешләре белән уртаклашты ­китапханәче Гөлчәчәк Галимова.
Аның әйтүенчә, таудан олысы да, кечесе дә җилдән җитез җилдергән. Кайберәүләр салам тутырылган капчыкта, кемнәрдер тимер һәм пластмасс ләгәндә, зур чаналарда берәмләп  тә, күмәкләп тә, чыр-чу килеп, көлешеп рәхәтләнеп чана шуган. Бу мизгелләрдә өлкәннәр кечкенә вакытларын искә алса, бала-чага инде чын күңелдән ял иткән, үзенә күрә бер уен оештырган. 

“Чана шуганда берзаман, мин сиңа әйтим, көтмәгәндә машинага утырып Кыш бабай (Рамил Шәйхетдинов) килмәсенме, – дип әңгәмәгә “очкын”  өстәде Гөлчәчәк ханым. – Аны күргәч тагын да җанланып киттек. Ул безгә Яңа ел уңаеннан үзенең ихлас теләген җиткерде. Әле тагын авылыбыздагы кечкенә Айзиләнең туган көне дә булып чыкты. Аңа матур сүзләр “яудырып”, әлеге уңайдан “Ак калач” уенын уйнадык һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөреп, җырлар башкардык. Аннары тирләп-пешкәнче чана шудык та, табын янына җыелып тәмле ризыклар белән сыйландык. Гаҗәеп матур бәйрәм булды ул”.
Менә шулай, дуслар. Белүебезчә бу үзенчәлекле чараны башка урамнар да дәвам итәчәк икән. Ничек үтәр икән алары? Алга таба белербез. “Тәтеш таңнары” гәҗите сезгә хәбәр салыр, көтегез һәм бездән аерылмагыз!
***
Бакырчыда Иске яңа елны авылның мәдәният йортының иркен залына матур итеп бизәп куелган чыршы янына җыелып, яңадан бер тапкыр күмәкләшеп уздырганнар. 
“Бу көнне “Яңа ел шаукымы” дигән тамаша оештырылды. Авыл кешеләре үзешчәннәрнең җыр-­моңнарын тыңлап, кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнашты, биеде, күңел ачты. Чыршы янына өстәл дә куелган иде. Бәйрәмгә җыелган кунаклар үзләре белән тәм-томнар да пешереп алып килде. Иске яңа елны искиткеч матур итеп билгеләп үттек”, – диделәр авыл кешеләре.

Бакырчылар әйтүенчә, чынлап та мәдәният йортында бу көнне бәйрәм гөрләгән. Яңа еллар бәйрәмнәр кебек күңелле, шатлыклы хатирәләргә бай булсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев