Келәштәге "Каш кизләве" янында Корбан мәҗлесе үткәрелде.
Анда бу көнне авылның яшедә, карты да җыелды. Табигать гүзәллегендә урнашкан мәйданга мул табын корылды, учакка асылган казанда хуш исләрен таратып, корбан шулпасы пеште.
Авылдашларын олуг бәйрәм белән тәбрикләп, авыл имамы Фәһим хәзрәт Галимов Коръән аятьләре укыды, һәркемнең хөрмәтен яулаган Ркоя абыстай Хисамиева үтемле итеп вәгазь ирештерде. Күңелләрне сафландырган, әрвахлар рухына кылынган догалар, ил-көннәр тыныч булсын дигән теләкләр, әлбәттә инде, чын күңелдән башкарылды.
Әби-бабайлар, абый-апалар янына башлангыч мәктәп укытучысы Румия Әмерханова җитәкчелегендә укучылар да килде. Милли киемнәр кигән балалар әдәп-әхлак турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, ә мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызлар йөрәкләрне нечкәртерлек мөнәҗәтләр көйләде. Ул да түгел, корбан ашы да әзер булды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл уңганнары бәйрәмгә килгән һәркемне кунак иттеләр, хөрмәт күрсәттеләр.
Нет комментариев