Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлек

Татарстан территориясендә 2018 елның 30 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелә.

Бу вакытта ачык утта (учак, мангал) азык әзерләү, торак пунктлар территорияләрендә 1-3 класслы куркынычтагы пиро-техник әйберләр куллану, дача кишәрлекләрендә, урман участоклары белән чиктәш балалар лагерьләрендә, икътисад объектларында, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.
ТР буенча Россия МЧС ДУ күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Денис Сафиуллин хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, барлык авыл җирлеге башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районда яшәүчеләрнең барысына да территорияләрне коры үлән һәм чүп-чардан чистарту буенча чаралар кулланырга кирәк, янгынга каршы аерым тәртип вакытында янгын куркынычы китереп чыгаручы эшләр үткәрүне чикләү зарур.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак. Гражданнарга штраф суммасы - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15тән 30 меңгә кадәр, юридик белеме булмаган килеш эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыручы затларга - 30дан 40 меңгә кадәр, юридик затларга - 200дән 400 меңгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев