Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иминлектә, тынычлыкта гомер кичерик

    Нурания ГАРИПОВА: "Яңа ел бәйрәм­нә­реннән соң гәҗитнең беренче санын кадерле кунак сыман көтеп алдык.

    Ирем белән бергә­ләп рус һәм татар телендәге гәҗитне (без "Авангард"ны да, "Тәтеш таңнары"н да яздырабыз) бер сулышта укып чыктык. Барлык күңелле хәбәрләргә сөендек. Рейтингта 11 баскычка күтәрелгән үз районыбыз өчен ихластан шатландык. Аллага шөкер, җитеш яшибез. Йортлар якты, җылы, газ бар. Районның барлык службалары намуслы һәм өзек­лекләрсез эшли. Шәһәр, урамнар ничек итеп бәйрәмчә бизәлгән - барысы да халык өчен булдырыла, сәламәтлектә яшәргә язсын!
    Үземнең гәҗит өчен шатмын, ул минем өчен бик якын. Редакциядә 33 ел хезмәт куйдым. Уңышлы эшләү вакытында гәҗит белән хезмәттәшлектә торган кешеләр белән очрашырга, аралашырга насыйп булды. Алар Фарук Нәфиев, Рәхим Габдрахманов, Эльза Әмирова, Илгизәр Галиев, Фәния Фәрхетдинова, Расих Шагаев, Салих Хөсәенов, Саимә Минкина, Рауза Әхмәдиева, Роза Фәйзуллина һәм район тормышына битараф булмаган башка бик күпләр. Барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Һәркемгә дә рәхмәт, яраткан гәҗитемә булганы өчен рәхмәт. Иминлектә, тынычлыкта гомер кичерик!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: