Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Имзалаганнар һәм онытканнар

    Район активы киңәшмәсендә предприятиеләрнең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен килешү Беркетмәләрен үтәүләренә арадаш йомгак ясалды.

    Райбашкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлеге 22 предприятие эшчәнлеген анализлады. Шуларның бары дүрте җитештерү күләмнәрен 50 процентка һәм аннан күбрәккә башкарган. "Тетюши-Жилсервис" ҖЧҖ, "Восточный" ПО җитештерү күләмнәре буенча еллык планның 56 һәм 54 процентын үтәгән. Беренчесендә - хезмәт хакы күтәрелгән, әмма район бюджетына салым һәм салым булмаган, РФ Пенсия фондына түләүләр 30 проценттан артмаган. "Восточный" ПО ның бераз артыграк - 38 һәм 41 процент.
    "Тәтеш АТП" ҖЧҖның пассажирлар ташу күләмнәрен үтәү өчен алшартлары бар, әмма ярты елда бюджетка һәм РФ Пенсия фондына түләүләр еллык билгеләнгәннең 28 һәм 36 процентын гына тәшкил итә.

    "Тәтеш җылылык челтәрләре" ААҖ җитәкчелеге бюджетка һәм РФ Пенсия фондына бурычларын үтәүгә җаваплы караганнар, алар план күрсәткеченең 73 һәм 59 процентын күчергәннәр.

    "Тәтеш типографиясе" ҖЧҖ, "Тәтеш урманы" ДБУ, "Тәтеш су-канализациясе" ААҖ, "СтройИнвест" ПМК" ҖЧҖ, райпо ярты еллыкта тотрыклы эшләгәннәр. "Тәтеш җылылык челтәрләре" ААҖ һәм райпо хезмәт хакларын күтәргән.

    Җитештерү күләмнәрен 40 проценттан да кимрәккә үтәгән "Омега" ҖЧҖ, "Монастырское" ПО (39 процент), "Стимул" ҖЧҖ (35), "Стройрембытсервис" ҖЧҖ (26), "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы Тәтеш ашлык кабул итү предприятие­се (20), "ИдельСтрой" ҖЧҖ (17), "Техсервис-Агро" ҖЧҖ (16) беренче ярты еллыкны түбән күрсәткечләр белән тәмамладылар. Узган ел белән чагыштырганда эшләүчеләр санын "ИдельСтрой" ҖЧҖ (-12), "Тәтеш урманы" ДБУ (-7), "Тәтеш җылылык челтәрләре" ААҖ (-3), "Тетюши-Жилсервис" ҖЧҖ (-2) киметкәннәр. Төзелеш оешмалары объектларны тапшырганнан соң җитештерү күләмнәрен үтәрләр дигән нигез бар. Ә менә калганнар кулдан ычкындырылганны куып җитә алырлар микән?

    Җитештерү күләмнәре, эш хак­лары дәрәҗәләре, бюджетка һәм РФ Пенсия фондына түләү­ләр кебек күрсәткечләрне килешү Беркетмәләрен ел саен имзалау районның социаль-икътисадый үсеш мөмкинлекләрен фаразларга ярдәм итә. Үз имзасын куеп, җитәкче предприятиенең үсеш темпларын һәм эшчәннәренең җитешлеген яхшырту дәрәҗәсен билгели.
    Кемнең сүзе эштән аерылуын ел нәтиҗәләре күрсәтәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: